Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында узган киңәшмәдә 2018 елда дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә өчен кирәк булачак норматив финанс чыгымнары кабул итү өчен норматив хокукый актлар тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е. С. Грызунова катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җепселләргә аерып түләү сораулары каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018-2020 елларда Татарстан Республикасы буенча төп бурыч – балансланган бюджет булдыру, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү һәм Россия Федерациясе Президентының «май указларын» гамәлгә ашыру.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, һәм ул 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүгә һәм 2017 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына, салым керемнәрен һәм салым булмаган керемнәрне исәпкә алып, 119 млрд. сум акча кергән. Федераль чараларны кертеп, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлеше – 130,5 млрд. сум, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләре әйбәт динамика күрсәтә, быелның 5 ае эчендә җыелма төбәк продукты (ҖТП) – 4%ка, сәнәгать җитештерүе индексы 3,4%ка арткан, төзелеш эшләре күләме былтыргыча калган. Ваклап сату әйләнеше шул чорда 2,3%ка арткан.
«Хәзер төп бурыч – беренче яртыеллык йомгаклары буенча ирешелгән уңай динамиканы саклап калу, икътисадны үстерү өчен барлык резервларны гамәлгә ашыру, бюджет килерен, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеген тәэмин итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул игътибар таләп итә торган берничә мәсьәләне атады. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы күрсәткечләре буенча 500ләп эре сәнәгать предприятиесе беренче яртыеллыкта салымга табыш буенча түләүләрне якынча 7,8 млрд. сумга киметкән.
«Өченче кварталда кайбер компанияләр буенча шулай ук түләүләр кимү көтелә, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бюджетка салым бурычы әһәмиятле резерв булып кала, ул 8,3 млрд. сум тәшкил итә, ел башына 121 млн. сумга артырга тиеш. Бу – салым органнарының, суд приставлары хезмәтенең, муниципалитетларның, ЭЭМ органнарының, прокуратураның җаваплылык зонасы».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чыгымнар өлешендә барлык типтагы дәүләт учреждениеләренең оптималь челтәрен формалаштыруга, норматив принцип буенча учреждениеләрне финанслау механизмнарын камилләштерүгә юнәлгән эшне дәвам итәргә кирәк.
Федераль чараларны куллануда барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга федераль органнар белән финанслауның кирәкле күләмнәрен квартал саен җәлеп итү һәм аларны тулы күләмдә үзләштерү эшен оештыру мәгъкүль, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Һәр квартал йомгаклары буенча файдаланылмаган чаралар федераль бюджетка кире кайтарыла, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына бу юнәлешне җитди рәвештә тикшереп торырга кушты.
«2017 елның беренче яртыелыгында салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 елның азагына кадәр бурычлары турында» нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
2017 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше һәм 2017 елның азагына кадәр финанс системасы бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нурмөхәммәтов 2017 елның беренче яртыелыгында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе эше турында сөйләде.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгында биектехнологик медицина җиһазларын ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне оештыру буенча тәкъдимнәр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.
Имзалау ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйды.
Алексей Песошин, барыннан да элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2017 елның 1 июленнән Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия координаторы итеп ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнде, дип хәбәр итте.
Алга таба Алексей Песошин Татарстанда социаль партнерлык турында килешү инде бишенче тапкыр имзалана, дип искә төшерде. Беренче тапкыр ул 2007 елда имзаланган иде.
Минималь хезмәт хакы яңа килешү белән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен айга 8 848 сум күләмендә билгеләнгән.
Гыйнвар-май айларында предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 31 мең 110,5 сум тәшкил иткән.
Россия Президентының “май указы” нигезендә республикада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү буенча чаралар күрелә.
Уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан Пермь краеннан кала икенче урынны били, дип ачыклады Алексей Песошин.
“Бүгенге килешү эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрүгә ярдәм итәчәк”, - диде Алексей Песошин.
Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында ТР башкарма комитет җитәкчеләре, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Утырышны татарстан республикасы Премьер-министры Р. К. Нигъмәтуллин алып барды.
“Түгәрәк өстәл”дә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында һөнәри белем бирү оешмаларына 2018 елга дәүләт биремнәрен билгеләү өчен мәгълүмат базасын формалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте .
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгариф өлкәсендә программалаштыру секторы мөдире, социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече И. Р. Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркеменең киңәшмәсе узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Р.М.Даутов һәм макроикътисади анализлау бүлегенең башлыгы Е.В.Баһаветдинова. катнаштылар.
Казан Кремлендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкилләре белән киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләренең 2017 елның икенче кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм вәкиллекләр алдында торган агымдагы бурычлар буенча сораулар каралды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ә. Ә. Сәфәров алып барды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында "Татарстан Республикасында 2014-2019 елларда Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәтенең алга китүе " дәүләт программасын эшләп чыгару мәсьәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең җитәкчесе С. А. Рубцова һәм баш белгече О. С. Чичканова катнаштылар.