ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 Балаларны савыктыру лагерьларына, булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга), яшүсмерләр клубларына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капремонт эшләре тәмамланган.

Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды шулай ук үз программаларын үтәгән. Бүгенгә төрле торак пунктларында 254,4 км су белән тәэмин итү челтәре сузылган, 38 су җыю манарасы корылган, 44 артезиан скважинасы борауланган һ.б.

Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.

2017 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр бурычлары турында Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә  җирле үзидарә органнарының структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарының структурасы  стандартлары проекты турында мәгълүматне ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А. Н. Кудрявцева тәкъдим итте.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татарстан-2030» стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында төп нотык белән Татарстанның икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 

«Стратегия-2030»да җыелма төбәк продуктын 1,8 мәртәбә арттыру буенча амбициоз бурыч куелган иде. Санкцияләр куллану режимы көчәюгә карамастан, республика икътисады «Стратегия-2030»ның төп варианты буенча планлаштырылган күрсәткечләрне үтәүне тәэмин итә. ҖТП үсешенең тупланган темпы бәяләүләр буенча 105,4 процент тәшкил итте», – диде министр.

Артем Здунов билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп драйверлары – нефть-газ химиясе, машина төзелеше һәм энергетика. Ул бизнес өчен МИЗ, ТОСЭР, сәнәгать мәйданчыклары һәм башкалар рәвешендәге гамәлдәге  инфраструктураны атады. Аның сүзләренчә, бүгенгә 63 муниципаль сәнәгать мәйданчыгы эшли. 2020 елга бу санны 100гә кадәр җиткерү планлаштырылган.

Шуның белән бергә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенең республика икътисадына керткән өлеше 11 процент тәшкил итә. Быел рентабельлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечләрдә артып китә һәм 13,5 процент тәшкил итә.

Артем Здунов сәламәтлек саклау турында билгеләп үткәнчә, Татарстанда гомер озынлыгы 73,5 елдан артып китә, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында барлыгы 173 сәламәтлек саклау объекты төзелгән.

Татарстан Республикасы икътисад министры хәбәр иткәнчә, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 408 км юл салынган һәм торгызылган, асфальт-бетон өслекле юллар белән республиканың 76 торак пункты тоташтырылган.   

Күп кенә күрсәткечләр буенча уңай динамика булуга карамастан, ситуацияне үзгәртәсе урыннар бар әле. Аерым алганда, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры («Иннокам»).

«Ситуацияне тамырдан үзгәртү өчен безнең министрлыкларның федераль министрлыклар, ведомстволар һәм үсеш институтлары белән килештерелгән эше таләп ителә», – дип белдерде Артем Здунов.

Татарстан Республикасы икътисад министры нотыгын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов ситуациягә карата үз карашын әйтеп үтте. Татарстан  Президенты яшьләр потенциалын үстерүнең мөһимлеген ассызыклады. Мисал итеп Сочидагы «Сириус» мәгариф үзәген китерде.

Татарстан Президенты МИЗ идарәче компанияләренең вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләсенә аерым тукталды.

«Без мәйданчыкларыбызның һәм зоналарыбызның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш, – диде ул. – Шундый формаларның берсе – Төркия һәм Кытай коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «1119Программа»сын җентекләп карарга кирәк («Индустриаль парклар һәм технопарклар булдыруга субсидияләр алу хокукы булган федерация субъектларын сайлап алу турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары). Татарстан Президенты бу мәсьәләне федераль үсеш стратегиясендә җентекләп язарга тәкъдим итте. 

«Әгәр без инфраструктур һәм башка формалар белән бизнес-проектларга ярдәм итмәсәк, үзеннән-үзе бер нәрсә дә булмаячак», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Иннополис резидентлары өчен салым преференцияләрен дә мөһим тема дип саный.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, банк өлкәсе тулаем тотрыкланып килә, капитал алу мөмкинлеге генә кыен булып кала.   

«Финанслар алу мөмкинлеге чикләнгән, – диде ул. – Бүген акчалар алу процедурасы шактый катлаулы. Шуңа күрә федераль стратегиядә бу хакта да язарга кирәк. Инвестицияләр булмаса, дүртенче дә, бишенче дә сәнәгать революциясе булмаячак».

Искәртәбез, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе 2015 елда кабул ителгән иде


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда  «Пирамида» КККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның алтынчы киңәйтелгән утырышы узды.

Республиканың мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары тәкъдир ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында кулланучы бәяләрнең динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя кую өчен сәбәпләрне һәм факторларны билгеләү буенча ведомствоара эшлекле төркем утырышы узды.

Утырышта катнашучылар  гамәлдәге импортны алыштыру программасы кысаларында регионда инфляцияне тизләтүнең потенциаль куркынычлыгы  һәм факторлары мәсьәләләре, Татарстан Республикасында  уңыш җыю  агымдагы вәзгыятен бәяләү һ.б. турында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары, комиссия әгъзасы Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Мөслим авылында “Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбия потенциалы” ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында муниципаль берәмлекләр башлыкларына мәктәп автобусы һәм җиңел автомобиль тапшыру тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарстан балалары иң яхшы белем  алырга тиеш.  " Иң мөһиме – белем алу. Безнең балалар, гомумән, район һәм республика сыйфатлы мәгариф  аркасында гына, көндәшлелеккә ия булачак ".

Киңәшмә эшендә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Р.М.Даутов катнашты.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 7 августында Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Анда түбәндәге сораулар каралды:

  1. Транспорт объектларында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән эш торышы буенча;
  2. Наркомания белән авыручылар санын кимүгә  юнәлдерелгән чараларны активлаштыру турында;
  3. күчмә тикшерү буенча аерым муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы нәтиҗәләре турында.

Киңәшмә эшендә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары - ТРМинистрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры -ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.

Виктор Орловскийны сәламләп, Алексей Песошин Саклык банкының венчур фонды кыска вакыт эчендә Россия һәм шулай ук чит илләрнең профессиональ даирәләрендә киң танылды, дип ассызыклады.

“Фондның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кызыклы һәм уңышлы гамәлгә ашырылган проектлары аз түгел”, - диде ул.

Лекция барышында Виктор Орловский Россия һәм дөньядагы цифрлы икътисад үсешенең төп этаплары, бу процессларның икътисади һәм социаль файдасы турында сөйләде.

Моннан тыш, лектор куллануның заманча модельләре темасына кагылды, аерым алганда, аларның күрсәкечләрен бәяләүнең яңа алымнары, файдалану юнәлешләре хакында сөйләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Муниципаль берәмлекләр Советында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Җитәкчесе урынбасары - территорияләр белән эшләү буенча  Татарстан Республикасы Идарәсенең башлыгы И. М. Гарипов  рәислегендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының модельле  структурасын эшләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директоры А.Н.Кудрявцева  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International