ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

ТР ның Министрлар Кабинетында ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков рәислегендә җыелыш булып узды. Җыелышта күп балалары гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тудыру сораулары каралды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

  • “3 агломерация кысаларында муниципальара мәйданчыклар төзү турында”;
  • “Дүләт һәм муниципаль милек җир участогында стационар булмаган сәүдә объектларының эшчәнлеген тормышка ашыру турында”;
  • “Муниципаль мәгарифе өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсына үзгәрешләр кертү һ.б. турында”

Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Юстиция министрлыгы эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү индикаторы һәм еллык күрсәткечләргә ирешкән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Юстиция министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

Министрлык 2015 елда барлык күрсәткечләргә дә ирешкән. Бу юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтенең үтәлүен күрсәтә. Юстиция министрлыгы өстенлек биргән өлкәләрнең берсе — проект эшчәнлеген камилләштерү, аның сыйфатын арттыру. Законнар язу өлкәсендә республикада төзек система булдырылган”, - дип бәяләде ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлеген Илдар Халиков.

“Закон проектлары эшчәнлеген камилләштерү һәм аның сыйфатын күтәрү министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Республикада хакимият органнары эшенең бу өлкәдә җайга салынган системасы төзелгән, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Булган кимчелекләргә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре 2013, 2014 ел нәтиҗәләренә караганда яхшырак. Ышанам, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, булган кимчелекләр тулысынча бетерелер”, - дип йомгаклады ул.

  Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары  Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләп чыгару сорауларына багышланган җыелыш булып узды.

  Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында мәктәпкәчә балалар учрежденияләре өчен азык-төлек продуктларын сатып алуны үзәкләштерү буенча тәҗрибә ясау һәм ашау ризыгы буенча оештырылган хезмәт уздыру сорауларына багышланган җыелыш булып узды.

  Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең мөдире С.А.Рубцова катнаштылар.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Инвестицион совет президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнары тарафыннан күптөрле ярдәм таләп ителүче проектлар каралачак, шулардан: инфраструктура, законнар чыгару норматив һәм башка рәвешле ярдәм.

Бүген инвестицион проектлар республика икътисадының киләчәк үсеше өчен гаять мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, алар производстволар, яңа эш урыннары булдырырга, яңа салым базасын корырга ярдәм итәләр.

Татарстан Республикасы Президенты төгәллек керткәнчә, 12 кеше составындагы Инвестицион совет президиумы утырышлары кимендә аена бер мәртәбә уздырылырга тиеш.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул инвесторларның үзләре тарафыннан дәүләт хакимияте органнарын рейтинглау проектын тәкъдир итте. Мондый рейтинглау максаты – практикада административ барьерларны ачыклау.

Рөстәм Миңнеханов рейтинглау проектын, бүген фикер алышканнан соң алынган кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, эшләп бетерергә кушты.

«Агромир-Казан» авыл хуҗалыгы продукциясен сату, саклау һәм эшкәртү буенча күпләп сату-бүлеп җибәрү үзәген төзү» проектын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

 Утырышта катнашучылар шулай ук Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнарын инвестицион үстерү проекты һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә  күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын яхшырту сорауларына караган видеоконференция булып узды.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары А.М.Фролов чыгыш ясады.

Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең диреткоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советының 14 нче утырышында “2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән, шулай ук, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыкты.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул торак төзелешенең мөһим юнәлешләрдән булуына игътибар юнәлтеп, 2010 елдан бирле Татарстанда ел саен 2 млн 400 мең кв м торак гамәлгә кертелүен һәм моның дәүләт торак программалары кысаларында башкарылуын искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге программалар шулай ук коммерцияле һәм шәхси торак төзелешен үстерүгә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, 1 кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече арта – республикада бу сан 0,62 кв м тәшкил итә. Министр күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына аерым тукталып, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда 2 млн 800 мең кешенең торак шартлары яхшырды, дип билгеләп узды. Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел республиканың 42 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы 1 мең 29 фатир капиталь төзекләндерелгән. Бу максатларга 4,73 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Киләсе елга финанслау күләме дә шул дәрәҗәдә кала һәм 4,62 млрд сум тәшкил итәчәк. Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы 815 йортны рәткә китерү күздә тотыла. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, соңгы 8 елда программаны финанслау күләме 43 млрд 682 млн сум тәшкил иткән. Бүген республикада күп фатирлы 15 мең 454 йортның 15 мең 54ендә яшәүчеләр (97,4%) төбәк операторы хисабына акча тупласа, 400 йортта яшәүчеләр (2,6%) акчаларын махсус хисапка салып бара.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстанның капиталь төзекләндерү юнәлешендәге уңышлары сизелерлек, чөнки бүген бу юнәлештә эш билгеле бер дәрәҗәдә җайга салынган. Шул ук вакытта ул авария хәлендәге торак мәсьәләсенең шактый катлаулы булуына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бу юнәлештә кабул ителгән карарлар уйланылмаган, норматив база белән ныгытылмаган.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне хәл итү юлы буларак Татарстанда эксперимент рәвешендә гамәлгә ашырыла торган арендалы торак яки тузган торакны социаль ипотека шартларында алмаштыруны аерып күрсәтте.

Кешеләрне, без сезгә бушлай торак бирәчәкбез, дип алдарга кирәкми. Илдә аның кадәр акча юк. Бүгенге икътисади вазгыятьне исәпкә алсак, бу бөтенләй мөмкин түгел. Без авария хәлендәге торак буенча җаваплылыгыбызны аңлыйбыз һәм бу юнәлештә үз формабызны тәкъдим итәргә әзер. Ул реаль, тормышчан”, – дип ассызыклады ТР Президенты.

Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International