ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, ТР предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлелегенә бюджет керемнәре бәйле, ә алар, үз чиратында,  дәүләт проектлары һәм программаларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының "май указларын" башкаруны, дәүләтнең социаль бурычларын үтәүне тәэмин итәләр.

ТР Президенты билгеләгәнчә, табышка салым - республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәрнең төп чыганагы. "Агымдагы елда ул берләштерелгән бюджетның үз керемнәренең 34 % тәэмин итә. Шул ук вакытта бу елның 10 аенда Татарстан предприятиеләренең 24 % зыянга эшли. Әлбәттә, бүгенге җитди икътисадый вәзгыять шартларында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләре һәм салымга түләүләренең кимүенә реаль сәбәпләр бар", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, күбесенчә бу тышкы факторларга бәйле: нефть базарында бәяләр кимү, ике яклы санкцияләр кертү, фонд базарларында катлаулы вәзгыять һәм валюта курслары үзгәреп тору - болар барысы да предприятиеләрнең икътисадый күрсәткечләренә тәэсир итә.

"Әлеге шартларда республика министрлыклары каршында эшләүче тармак баланс комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге мөһим. Хакимият органнары һәм, беренче чиратта, тармак министрлыклары даими компетентлы анализ үткәрергә һәм аларга мөмкин булган ярдәм күрсәтергә тиеш, - дип билгеләде Татарстан Президенты. - Баланс комиссияләре эше кысаларында продукция базарларындагы вәзгыять буенча консультацияләр уздырырга, икътисадый коньюктурада үзгәрешләр турында хәбәр итәргә, гамәлдәге дәүләт программалары буенча дәүләт ярдәмен алуда ярдәм итәргә кирәк".

Закон бозуны ачыклаган очракта күзәтчелек органнарына тиз арада хәбәр итү кирәк, беренче чиратта, салым инспекциясенә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, эшне төгәл башкару мөһим, ә бу бөртен җирдә дә бүгенге көндә тиешенчә оештырылмаган. "Бизнесның финанс җитешсезлеген алдан билгеләү буенча системалы эшне тәэмин итәргә кирәк. ТР Финанслар министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, республиканың салым органнарына тармак министрлыклары белән квартал саен зыянга эшләүләре теркәлгән һәм керемнәре кимегән предприятиеләр буенча һәм бүгенге көндә куркынычлык чигендә булганнар буенча баланс комиссияләр утырышларын үткәрергә кирәк. Әлеге эшкә предприятиеләрнең икътисадый хезмәтләре һәм финанс аудиторлар актив рәвештә кушылырга тиешләр", - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, федераль реестр мәгълъматлары буенча Татарстанда 70тән артык аудитор компанияләр теркәлгән. Аларның функцияләре - бизнесны алып бару буенча төгәл мәгълүматлар бирү, финанс хисапларын объектив бәяләү. Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәдә дә сораулар булганына игътибар итте. "Кызганчыка каршы, кайвакыт аудиторларның хаклыгы һәм компетентлыгы да гел-гел булмый. Һәм закон чыгару да камиллекне таләп итә. ТР Икътисад министрлыгына Росфиннадзорның ТР да территориаль идарәсе һәм аудиторлар бергәлеге белән әлеге сорауларга өзлексез игътибарда тотарга кирәк", - дип йөкләде Татарстан Президенты.

Шуннан Татарстанда агымдагы социаль-икътисадый вәзгыять турында ТР буенча Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе Валерий Кандилов хәбәр итте.

 Предприятиеләрнең финанс торыклылыгы турында ТР икътисад министры Артем Здунов докладында әйтеп үтте.

Шулай ук утырыш барышында ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТРда территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова һәм "ФБК Поволжье" аудитор-консалтинг компаниясе генераль директоры Сергей Никифоров чыгыш ясадылар.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 9 нчы декабрьдә Казанда IT-паркта коррупциягә каршы дискуссион клуб утырышы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, ТР парламенты депутаталары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары һ.б. катнашты.

“Коррупция төрле, әмма аның көнкүреш өлкәсендә очрый торганы халыкка тәэсир дәрәҗәсе ягыннан иң авыры, – дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин. Ул соңгы социологик сораштырулар нәтиҗәләренә мөрәҗәгать итеп, коррупциянең юхиди, медицина, военкомат, полиция кебек өлкәләрдә аеруча еш очравын әйтте.

Быел Татарстанда ришвәт күләме уртача 70 мең сум тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 32,7 процентка кимрәк.

Утырышта кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре көн кадагына куелган мәсьәлә уңаеннан фикерләре, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Аерым алганда, республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Роберт Закиров ришвәтчелекнең төзелеш тармагында аеруча “чәчәк атуына” игътибар юнәлтеп, еш кына корылмаларны төзүгә киткән акча кәгазьдә күрсәтелгәннән берничә тапкырга азрак була, дип фаш итте һәм төзелеш, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, юллар төзү өлкәләрендә коррупциягә каршы тору буенча аерым закон актлары кабул итү тәкъдиме белән чыкты.

Утырышта катнашкан фермерлар, шәхси хуҗалык башлыклары әлеге афәтнең авыл хуҗалыгы тармагында чагылыш табуына аяныч белдереп, муниципаль дәрәҗәдә җир алу шактый зур проблема, дип зарланды. Шулай ук халыктан пай җирләрен арендага алган эре оешмалардан аренда бәясен җитәрлек дәрәҗәдә түләттерү зарурияте турында да сүз булды.

“Коррупциягә каршы көрәштә хакимият белән җәмгыять берсе алдында берсе ачык, намуслы булып бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була”, – дип сүзен йомгаклады Ф. Мөхәммәтшин.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” белән Саха Республикасының стратегик тикшеренүләр Үзәге арасында булган озак сроклы мөнәсәбәтләр турындагы килешү кысаларында Саха Республикасының вәкилләре белән чираттагы очрашу булып узды.

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева Үзәкнең яңа тикшеренүләре, дәүләт һәм муниципаль идарә итү системасының эффективлыгын күтәрү өлкәсендә булган яңалыклар турында сойләде.

Очрашу вакытында ике як тәҗрибә белән алмашынды һәм киләчәктә нәтиҗәле хезмәттәшлек турында килешү кабул ителде.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Утырыш РФ Президентының 2012 нче елның 7 нче маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” Указы күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар планын раслауга багышланган иде.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов утырыш барышында төп докладны ясаганда, Татарстанда хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвешкә күчерү 2010 елдан бирле бара, дип искә төшерде. Бүген Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтү порталы ярдәмендә 220дән артык хезмәт күрсәтелә.

Роман Шәйхетдинов хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планын тәкъдим итте. Барлыгы 35 хезмәт күчереләчәк. Шуларның 13 электрон рәвешкә беренче тапкыр күчерелә, 22се яңартылачак, дип хәбәр итте ул. Хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүдә тугыз министрлык җаваплы булачак.

“Электрон хезмәтләр гражданнарның тормыш сыйфатларын күтәрүдә кирәкле чара булып тора, аларның дәүләт белән аралашуында уңайлыкларны арттыру, хакимият органнарына барып йөрү санын кыскарту, коррупция куркынычын киметү мөмкинлеген бирә”, - диде мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Илдар Халиков Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендә үткән юлы яхшы нәтиҗәләр бирүен, халык тарафыннан уңай кабул ителүен билгеләде. “Хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү аларның үтемлелеген арттыра, финанс һәм вакыт чыгымнарын киметә. Бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләре порталында 220 дән артык хезмәт һәм сервис бар. Агымдагы елның 10 аенда гражданнарга 46 млн. хезмәт күрсәтелгән. Бу сан белән федерациянең теләсә кайсы субъекты горурлана ала. Әмма бүген безнең алда яңа бурычлар, яңа мәсьәләләр һәм яңа таләпләр тора”, - диде ул.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” кысаларында Ситуацион үзәк моделе буенча презентациясе белән макроикътисади анализ бүлегенең мөдире Е.В.Багаутдинова һәм челтәрләр технологиясе бүлегенең мөдире Д.А.Кудрявцев чыгыш ясадылар.

Функциональ анализ һәм инновацион сәясәт бүлегенең мөдире Р.И.Уразаев инновацион инфраструктура турында сөйләде.

Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыкларны региональ сәясәт бүлегенең әйдәүче белгече  Зарипова А.В. китерде.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында 2016 нчы елга Татарстан бюджеты проекты, кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Барлык төп республика программалары буенча финанслау тулы күләмдә сакланды. 2016 елга ТР бюджет дефициты– 5,8 млрд сум,  кереме күләме 158,9 млрд сум күләмендә, чыгымнар - 164,7 млрд сум күләме белән кабул ителде.

“Быел саллы эш башкарылды. Бюджет гади түгел. Әле аңа берничә тапкыр кире кайтырбыз. Акча кысан булганда шактый авыр. Проблемалар аз түгел. Киләсе ел бюджеты безне экономияле режимда яшәргә, акчаны тиененә кадәр бәракәтле тотарга мәҗбүр итәчәк”, - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Икътисади киңәшмә утырышына әзерләнү буенча  Икътисад министрлыгында җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында парклар һәм скверларны карау өчен кирәк булган норматив чыгымнарга карата булган сораулар буенча җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең тариф лар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.

Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.

Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиягә үзгәртү турындагы указны 13 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин Указына нигезләнеп имзалады. "Аның беренчел бурычлары - Россия Президенты каршындагы коррупциягә каршы совет һәм аның президиумы карарларын башкаруны тәэмин итү", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Шулай итеп, Россиянең бөтен территориясендә коррупциягә каршы системада стандартлаштыру һәм билгеле вертикаль урнаштыру турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Бу эшне мониторинглау максаты белән Россиянең барлык субъектлары өчен квартал саен хисап ясалачак. Коррупциягә каршы көрәш буенча субъектлар рейтингын эшләү көтелә". Аның сүзләренә караганда, һәр җитәкче тиешле эшне оештыру өчен җаваплылык тоярга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советның элек башкарган эшенә дә нәтиҗә ясады. Узган елда советның эшчәнлеге коррупциягә каршы сәясәтне чынга ашыру, дәүләт идарәсен ачык итү, контроль эшчәнлектә һәм статистика хисабында тәртип салу, бюджет акчаларын һәм дәүләт милкен кулланганда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде, бигрәк тә җир белән эш иткәндә.


30
октябрь, 2015 ел
җомга
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагыутырышы узды.
Җирле үзидарә органнарында эффективлык төп күрсәткеченең тайпылышы буенча идарә итү Методикасы турындагы презентациясе белән региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов чыгыш ясады.
Бюджет оешмалары эшчәнлегенең функциональ анализын уздыру Методикасы турында тарифлар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков сөйләде.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыкларны Зарипова А.В. китерде.
Икътисад яңалыкларын икътисаи планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Чичканова О.С. хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International