ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында педагог хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү системасындагы үзгәрешләр сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
 Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең мәгариф өлкәсендә программалаштыру сораулары буенча сектор мөдире И.Р.Хабибуллин катнашты.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча 2015 нче елның 11-17 октябрь аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:
-                     яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,09% арткан (+ 5 руб. 66 тиен) һәм 6056 сум. 89 тиен тиеш тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым 0,12% (+ 3 руб. 22 тиен) 2744 сум 37 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 222 сум 06 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт 2811 сум 84 тиен, салым һәм башка түләүләр 278 сум 62 тиен тәшкил итте;
-                      минималь кулланучылар бюджет хакы 0,22%  (+ 28 сум 68 тиен)   арткан һәм    12933сум 96 тиен тәшкил итте.
Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:
Арткан: сөт һәмсөтле продукция, күкәй, оливка мае, яңа һәм тозлы помидор, киптерелгән җимешләр, җиләкләр, кыйммәтле балык икрасы, һ.б.
Бәясе төшкән: суган, кишер,чөгендер, яңа һәм тозлы кәбестә, яшелчә, виноград, хөрмә, борыч,цитруслар,  туңдырылган балык һ.б.   

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәт агломерациясенең үсеше буенча видеоконференция режимында хезмәт группасының җыелышы булып узды. Җыелышны Мәскәү идарә итү мәктәбе “ Сколково” уздырды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең диреткоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсендә дәүләт (муниципаль) ярдәме һәм хезмәтләре ведомство исемлеген алып бару буенча видеоконференция булып узды.
Видеконференциядә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшенеренүләр Үзәгенең” белгечләре катнашты.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген  Икътисад министрлыгында Бөтендөнья Банкының яңа Докладына багышланган семинар булып узды. Семинар видеоконференция режимында узды. Татарстан Республикасы белән бергә Рәсәйнең башка күп регионнары да катнашты.  
Семинарда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
1 октябрьдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Үзәк ветеранннарын өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр. Чәйләү оештырылды. Эшләр белән идарә итүче О.В.Бойков ветераннарга күпъеллык хезмәт өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм аларга баллы бүләкләр тапшырылды.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Юллама белән Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов чыгыш ясады.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатлары каралышына ТР Премьер-министры урынбасарлары вазифаларына кандидатураларны тәкъдим итте.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев җитәкчелегендә республика балалары һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2015 нче елда сәламәтләндерү кампанисен тормышка ашыру нәтиҗәләре каралды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең диреткоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Министрлар Кабинетында 2016 елга һәм 2017 - 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм 2016 елга һәм 2017-2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджет проектын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В. Песошин алып барган утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International