ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында хокук буенча ведоствоара координацион комитетның утырышы узды.
Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры җитәкчелегендә парклар һәм скверлар үсеше буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең диреткоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта Биек тау, Алабуга, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Тукай районнары һәм Казан шәһәре яңа ягу сезоныннан җылыга фактик түләүгә күчүләре турындагы мьәләләр тикшерелде.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең тарифлар бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында “Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү” Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын тикшерү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелыш барышында бүленгән ситуацион Үзәген төзү максаты билгеләнде һәм аны тормышка ашыру юллары тикшерелде.
 Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм макроикътисади анализ бүлегенең мөдире Е.В.Багаутдинова катнаштылар.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Казан, Түбән Кама,Лениногорск, Мамадыш районнарының бурычлы предприятиеләре эше каралды.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең баш белгече В.С.Галочкина катнашты.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика балалары һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2015 нче елда сәламәтләндерү кампанисенең тормышка ашырылуы сораулары каралды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең диреткоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр  90 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Табышка салым буенча салым базасы 2015 елның беренче яртыеллыгында 116,4 млрд. сум тәшкил итә, үсеш 49,1%ка (2014 елның шул чорында - 78,1 млрд. сум).
2015 елның беренче яртыеллыгында табышка салым килере - 36 млрд. сум, үсеш 8,8% (2014 елның шул чорында - 33,1 млрд. сум).
Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәрнең килере бюджетлар киселешендә түбәндәгечә: Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына - 83,9 млрд. сум, ягъни 41% (2014 елда 81,1 млрд. сум), федераль бюджетка - 122,8 млрд. сум, ягъни 59% (2014 елда - 110,6 млрд. сум).
2015 елның беренче яртыеллыгында компанияләрнең исәпләнгән зыяннары суммасы 30,1 млрд. сум тәшкил итте, үсеш 18%, ягъни 4,6 млрд. сум (2014 елда - 25,5 млрд. сум).
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшенеренүләр Үзәгенең” директорв А.Н.Кудрявцева катнашты.

10
июль, 2015 ел
җомга
ТР ның Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең финанслар министры М.С.Орешкин катнашында республика семинар –җыелышы булып узды.
Семинарда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре катнаштылар.
ТР ның Министрлар Кабинетында ТРның Премьер-министры беренче урынбасары А.В.Песошин рәислегендә “түгәрәк өстәл” утырышы булып узды. Утырыш  җирле үзидарә органнары эшчәнлеге сорауларына багышланды.
Җыелышта Татарстан Республикасы муниципаль музейлары аудитын уздыру һәм 2015-2016 ел аралыгында җылыту системасына әзерләнү һ.б. сораулар каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ТР ның Министрлар Кабинетында ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков рәислегендә җыелыш булып узды. Җыелышта Казан шәһәре муниципаль берәмлегенә күп балалары гаиләләргә җир участокларын бүлеп бирү өчен идарә итү хокукларын бирү закон проекты каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International