ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
V чакырылыш ТР Дәүләт Советының IX утырышының көн тәртибендә 54 мәсьәлә кертеп расланды.

“Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына җирлекләрнең төбәк финанс ярдәме фондыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында” ТР Закон проекты каралды. Проект белән бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин таныштырды. Закон проектында ТР бюджет кодексына үзгәрешләр бар, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан алар муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджетларына киң таралган файдалы казылмаларны чыгарган өчен салымнан 100 процент күләмендәге түләүләрнең бердәй нормативын билгели, ул хәзерге көндә тулысынча Татарстан казнасына күчерелеп барыла.“Җирле бюджетларга күрсәтелгән салымнан түләүләрнең тәкъдим ителә торган нормативын билгеләү җирле бюджетларның керем өлешен һәм шушы салымнан керемнәр җыюны арттыруга ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Леонид Якунин.Закон проекты нигезендә, шулай ук, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 61.1 нче маддәсендәге 4 нче пункты буенча, муниципаль район бюджетына күчерелергә тиешле, авыл җирлекләре территорияләрендә җыела торган физик затлар керемнәренә салымнан барлык авыл җирлекләре өчен бердәй түләүләр нормативын авыл җирлекләре бюджетларына тапшыру күздә тотыла


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Май указлары» үтәлеше өчен безнең министрлар шәхсән җаваплы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасының барлык мунициципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «май указларында» хакимият структуралары эшенең төп юнәлешләре чагылган. Аларга бөтен илебез халкын борчучы мәсьәләләр кертелгән, диде ул.

26
июнь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында республикада җитештерелгән товарларны базарда алга җибәрү өчен комплекслы оештыру-технологик системасы турындагы Татарстан Республикасының Президенты указ проекты һәм Татарстан Республикасында 2015-2016 елларда конкуренция үсешенең планын Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартларына яраклаштыру буенча җыелыш булып узды.
Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсендә дәүләт (муниципаль) ярдәме һәм хезмәтләре ведомство исемлеген алып бару буенча видеоконференция булып узды.
Видеконференциядә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшенеренүләр Үзәгенең” белгечләре катнашты.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм инновацион сәясәтенә багышланган иде.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге көндә заманча конкурентлыкка сәләтле продукция чыгару һәм хезмәт күрсәтү өчен алдан фәнни-техник эшләнмәләр әзерләү мөһим.

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.М. Миңнеханов рәислегендә республика җыелышы узды. Анда түбәндәге сораулар каралды:
1.     Торак фондын һәм социаль билгеләнгән объектларны(мәктәпкәчә балалар учрежденияләре, фельдшер-акушер пунктлары, амбулаторийлар, хастаханәләр, клублар, спорт мәйданчыклары)  төзү буенча республика программаларың тормышка ашыру юллары турында.
2.     Юлларны төзү программасын тормышка ашыру.
3.     Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы турында.
 
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Премьер-министры И.Ш.Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырыш уздырды.
“Халыктан килгән шикаятьләр саны кимү, башкарылган эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу - эшнең тотрыклылыгы, шулай ук мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр булганчы, оператив эшләү нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте И. Халиков.

26
май, 2015 ел
сишәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директоры А.Н.Кудрявцева Татарстан Республикасында халык затына һәм халыкның төп социаль-демографик группаларына яшәү өчен кирәк булган минимум хакы бәясенең күләмен хисаплау турында җыелышта доклад белән чыгыш ясады. Җыелышны ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков алып барды.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында вакытны эффектив уздыру буенча танылган белгеч Глеб Архангельский үзенең семинарын уздырды. Семинар идарә хезмәткәрләренең эш һәм шәхси вакытларының тигезлеген саклауга багышланган иде.
Семинарда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Татарстан  Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.

 Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм макроикътисади анализ бүлегенең мөдире Е.В.Багаутдинова катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International