Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе А.В.Песошин алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов 2014 елның “1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында булган республика киңәшмәсен алып барды
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы булган шартлар һәм Татарстан Республикасының эчке базарында җирле җитештерүчеләр продукциясен алга таба үткәрү сорауларына багышланган ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышына әзерлек җыелышы булып узды.
Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасының Дәүләт Советына Юлламасы проектын әзерләү буенча хезмәт группасының утырышы булып узды.
Россия Федерациясенең Президенты 7.05.2012 нче елда чыгарган №596-606 указларын үтәү буенча Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының утырышы булып узды. Министрлыклар җитәкчеләре үз докладлары белән чыгыш ясадылар.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.