ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының дәүләт профессиональ организацияләрендә урта профессиональ белем алу профессияләре буенча максатлы квалификацияле кадрларны әзерләү турында” боерыгын үтәү буенча Финанслар министрлыгында җыелыш булып узды.
Җыелышта социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар алдындагы иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлеге буенча җыелыш булып узды.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре социаль өлкә учрежденияләрендә хезмәт автотранспортын һәм махсуслаштырылган транспортны файдалану буенча анализ ясау өчен күчмә әмәлләрен уздыралар.

20
июнь, 2014 ел
җомга
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашуы белән Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасының өстәмә бәясенең үзгәрешенә кагылышлы факторлы анализ турындагы доклады белән икътисади анализ бүлегенең баш белгече О.С.Чичканова чыгыш ясады.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыкларны региональ сәясәт бүлегенең баш белгече А.А.Шишко китерде.
Татарстан Республикасы икътисад яңалыклары белән тарифлар сәясәте бүлегенең  баш белгече Е.А.Пугачева таныштырды.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, хезмәте, чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм файдалану буенча һәм хезмәтне саклау ведомствоара Республика комиссияләренең бердәм утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин алып барды. 1 июньга карата 5451 предприятияләр хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча 146,8 млн. сум бурыч җыелган. Әлеге статистик мәгълүматлар утырыш эшендә китерелә


12
май, 2014 ел
дүшәмбе
12 нче майда “Корстон” комплексында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясау тантанасы узды.

“Закон территориясе” җәмәгать тәртибе урнаштыруда, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны булдырмауга өлеш керткән муниципаль районнар, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләр һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен тарату, җәмәгатьчелек фикерен белдерү максатыннан үткәрелә


6
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында азык-төлек кластерын төзү сорауларына багышланган хезмәт группасының җыелышы булып узды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм хезмәт группасының әгъзасы, ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  икътисад анализы бүлегенең баш белгече О.С.Чичканова катнаштылар.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
ТРның Икътисад министрлыгында 2014 нче елга бюджет өлкәсен оптимизацияләү буенча уздырыла торган әмәлләрне план-графикка яраштырып тормышка ашыру сорауларына кагылышлы җыелыш булып узды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының, территориаль федераль башкарма органнарың һәм җирле үзидарә органнарының үзара тэәэсир итешүе буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International