ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З. Камалтынов рәислегендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы узды. Утырышта 2014 нче елда сәламәтләндерү кампанисенә әзерләнү сораулары каралды

Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсе булып узды


25
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашуы белән Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.
Предприятияләрнең эффектив эшчәнлеген анализлау бүлегенең мөдире А.А.Вәлитова бердәм хисап үзәкләрендә бухгалтерлык хисапларын алып бару турында доклад белән чыгыш ясады.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Ике көн дәвамында 22-23 апрельдә Казанда «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды. Ул министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарстан Республикасының эре компанияләре һәм бизнес-структураларының җитәкчеләре өчен үткәрелде.
 

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында инклюзив белем бирү үсешенең концепциясен әзерләү буенча җыелыш булып узды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Утырыш “Спорт корылмаларының, шул исәптән, боз сарайларының файдаланылуы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эшенең нәтиҗәлелеге турындагы” темага багышланган иде


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә хокук тәртибен бозуларын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды.
Утырыш чикләрендә халык арасында наркоманиядән үз теләге буенча дәваланырга теләгән авыруларны сәламәтләндерү курсларын оештыру һәм  башка мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы, ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
ТР ның Финанслар министрлыгында булып узган җыелышта балаларга өстәмә белем бирү оешмаларын норматив финанслауга якынау юлларын билгеләү буенча сораулар каралды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең мәгариф өлкәсендә программалаштыру секторының мөдире К.П.Куренков һәм социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнаштылар.
ДБУ “"Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге" нигезендә тестлау Үзәгенең эшчәнлеген оештыру сораулары бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында булып узган җыелышта каралды.
Җыелыш эшендә “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социаль программалаштыру бүлегенең әйдәүче белгече А.Р.Камалутдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International