ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы башкарма дәүләт идарә итү органнары үзәк аппаратының Стандарт структурасын үтәү  һәм Татарстан Республикасы башкарма идарә итү органнарының Стандарт таләпләренә туры килүең тикшерү нәтиҗәләре Икътисад министрлыгында булып узган җыелышта каралды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген федераль дәүләт югары белем бирү уку йорты “Казан милли технологик тикшеренү университет”ынын фәнни-белем кластерының Координацион совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы нефтехимик тармак предприятияләре өчен эчшеләр кадрларын әзерләү ресурс Үзәген һәм инжиринг үзәген төзү сораулары каралды.
Бүгенге утырышта “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” ндә төрле министрлыклар вәкилләре белән очрашу булып узды.
Сәламәтлекне саклау, мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте, спорт, белем бирү дәүләт учрежденияләренең эшчәнлекләрен бәяләү буенча Үзәк белгечләре белән башкарылган Методик тәкъдимнәр каралды.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары А.В. Песошин җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Президенты 7.05.2012 нче елда чыгарган №596-606 указларын үтәү буенча хезмәт группасының утырышы булып узды.

11
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фаттахов катнашында эффектив булмаган тулы белем бирү учрежденияләрен оптимизацияләү буенча сораулар бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган җыелышта каралды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программалаштыру бүлегенең белгечләре катнаштылар.
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган җыелышта Татарстан Республикасында медиатармаклар үсешенең стратегик планы турында фикер алышынды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының  Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасында югары белемле белгечләрнең максатка ярашлыгын эффектив күтәрү буенча җыелыш булып узды.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
 

28 нче февральдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләр белгечләре катнашуында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты йокләмәсе буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган проблемаларын ойрәнү өчен коррупциягә каршы алып барыла торган эш сорауларына кагылышлы республика эксперт группасының комиссиясе оештырылу буенча Кремльдә җыелыш уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International