ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева “Татарстан Республикасы һәм аның муниципаль берәмлекләренең социаль-экономик үсешенең үзенчәлекләре” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” эшендә катнашты.
“Түгәрәк өстәл”  Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү программасын булдыру кысаларында уза.

14
февраль, 2014 ел
җомга

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” белгечләре ТР Санау Палатасы белән берлектәТатарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына караган учрежденияләрендә энергетик ресурсларны файдаланганда бюджет чараларын эффектив куллану буенча экспресс-аудит уздыралар


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында балаларның йорешен теркәү системасын тикшерү буенча җыелыш булып узды.
Җыелышны ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева алып барды.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә окладлы принципка күчү вакытында хезмәт хакын түләү буенча яңа системасын төзәтү сораулары каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының белгечләре катнашты.
Җыелышны ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н. Кудрявцева үткәрде.

Бүген ТР Дәүләт Советының утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында”гы закон проектын тулаем кабул иттеләр


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Россия Федерациясе Администрациясенең вәкилләре катнашында   27.07. 2010 елны кабул ителгән №210-ФЗ федераль законны һәм Россия Президенты 07.05.2012 елда чыгарган №601 Указны үтәү буенча җыелыш булып узды

ТР ның Финанслар министрлыгында булып узган җыелышта балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында балаларның йорешен теркәү системасын башкаруга багышланган сораулар каралды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программалаштыру бүлегенең белгечләре катнаштылар.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә А.Н.Кудрявцева Тверь өлкәсенең сәнәгать һәм информацион технологияләр министры Е.Е.Вожакин белән очрашты.
Очрашу барышында А.Н.Кудрявцева Татарстан Республикасының күп функциональ үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль ярдәмлекләр күрсәтү тәҗрибәсе турында сөйләде. Банкротлык һәм республика предприятияләрен финанс сәламәтләндерелүе турында директор урынбасары О.В.Миронов чыгыш ясады.
 

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Предприятиеләрнең инновацияле үсеше - республика икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе булды.
Уртак коллегия Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, Казан) узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары А.В. Песошин җитәкчелегендә Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүләр буенча күп функциональ үзәкләр системасының функциональләшүенә багышланган җыелыш булып узды.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International