ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында мөрәҗәгать итте.

Чара Казанда  Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.



23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында федераль күрсәткечләрнең максатчан күрсәткечләре буенча аналитик мәгълүмат әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда катнашучыларның бу мәсьәлә буенча чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

2019 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, анда Татарстан Республикасында 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды һәм эш нәтиҗәләре буенча ял оештыручыларны бүләкләү булды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге җитәкчесе Казанцева Л.Ф. катнашты.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 20 нче сентябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең уку сыйныфында функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. чыгыш ясады.

Интеллектуаль милек базарын үстерү факторы буларак, инновацияләргә дәүләт идарәсе һәм дәүләт ярдәме системасын камилләштерү турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең инновацияле сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Сейфединова Э.М. чыгыш ясады.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы соңгы яңалыклар турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече
Идрисов Х. И. хәбәр итте.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең мәгълүмати-аналитик эшләр секторы мөдире В.Ю.Ведерников катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисады яңалыклары белән таныштырды.

20 сентябрьдә Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш беренче утырышы узды. Депутатларның игътибар үзәгендә нигездә оештыру мәсьәләләре булды.

ТР Президенты барлык депутатларны да сайлануы белән котлады. «Эшчән парламент формалаштырылды, анда эшлекле һәм абруйлы кешеләр керде, - диде ул. Без бик күп юнәлешләр буенча эш алып барабыз.  Парламент составы 48 процентка яңарды. Партия вәкиллеге киңәйде. Сәяси карашлары аермасына карамастан, сез барыгыз да республиканың күпмилләтле халкына намус белән хезмәт итәргә, сайлаучыларның наказларын үтәүне тәэмин итәргә омтылышларыгыз белән бердәм".

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 сентябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды, анда Татарстан Республикасында 2019-2023 елларда Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы көрәш буенча комплекслы планны гамәлгә ашыру чаралары планы каралды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары А. Ш.Гарипов һәм социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева катнаштылар.

2019 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында квалификациянең милли системасын үстерү һәм оешмаларда һөнәри стандартларны кертү тәҗрибәсе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча чаралар планын үтәү барышы мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасында хезмәткәрләр медицина тикшерүләрен һәм психиатрия таныклыкларын үткәрүне оештыру турында сораулар каралды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан эш вакытында үз-үзен тоту кагыйдәләренең үтәлүе һәм бәхәсле очракларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы С. А. Коршунов катнашты.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International