Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсе узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда сәнәгать җитештерүе индексы 101,3% тәшкил иткән, ваклап сату әйләнеше 0,1% ка арткан. Республика территориясеннән барлык дәрәҗәләргә 802 млрд. сумнан артык акча мобилизацияләнгән, шуның 74,4% ы-федераль бюджетка җибәрелгән.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 228,3 млрд.сум кергән. Россия Федерациясе субъектлары арасында мобилизацияләнгән керемнәр күләме буенча Татарстан бишенче урынны алды. Республика бюджеты 194,9 млрд. сумга үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр-171,5 млрд.сум. Җирле бюджетларның үз керемнәре 34,3 млрд. сум күләмендә мобилизацияләнгән.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К..Нигъмәтуллин җитәкчелегендә югары вазыйфаи затлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләрен раслау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда әлеге мәсьәлә буенча катнашучыларның чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
14 октябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының XIII киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшен ачып, Рөстәм Миңнеханов Совет 4 ел дәвамында үз эшен алып бара, дип искәртте. Төп бурычлар үзгәрешсез кала – бу эшлекле климатны яхшырту һәм республиканың инвестицион потенциалын үстерү.
ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова үз докладында Татарстанның эшлекле активлыгы рейтингы нәтиҗәләрен җиткерде.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» һәм «Мәгариф турында «Татарстан Республикасы Законының 24 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проектларын карау буенча Экспертлар советы утырышы узды.
Утырыш эшендә директор ярдәмчесе А. И. Зарипов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү тәртибен һәм алгоритмын билгеләү, министрлыкларның эшчәнлегенә кагылышлы өлешендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән Росстатка ведомство статистик мәгълүмат тапшыру һәм килештерү тәртибен эшләү, Татарстан Республикасы мәгълүмат системаларының бердәм реестрын алып баруның агымдагы статусы турында һ. б. мәсьәләләрне карадылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина, макроикътисад анализы бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнаштылар.
Республика Хөкүмәтенең Татарстан профсоюз активы белән очрашуы кичә Казан Хезмәт сараеның зур залында узды. Чара «Лаеклы хезмәт өчен» Бөтендөнья гамәлләр көне кысаларында узды.
Очрашуда Татарстан һөнәр берлекләренең тармак берләшмәләре җитәкчеләре, республика предприятиеләренең һәм оешмаларының башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев җитәкчелегендәге эш бирүчеләр вәкилләре катнашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе координаторы Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.
Рөстәм Камилевич үзенең сәламләү сүзендә социаль партнерлык кысаларында ТР Профсоюзлар федерациясе белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде. Татарстанда социаль дөньяны ныгыту өчен профсоюзлар эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады.
РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнара Хөснетдинова медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү, тармакта хезмәт хакы, премиаль һәм стимуллаштыручы түләүләр исәпләү, гомумтармак хезмәткәрләренең минималь база оклады (ул минималь хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш) проблемаларына тукталды.
Профсоюз активы белән очрашуда ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы узды. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин уздырды.
Чарада катнашучылар җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, туклануны оештыру һәм ял оешмалары продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.
А.В. Песошин билгеләп үткәнчә, 2019 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә республикада 179 меңнән артык бала һәм яшүсмер оештырылган ял белән колачланган. Барлыгы 1810 ял оешмасы эшләде.
«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә балаларның яшәү нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре күрсәтелгән сәламәтләндерү эффекты балалар һәм яшьләрнең 98,8% ында күзәтелә», - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Президиум утырышында ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге"нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырыш эшендә Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы, ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында социаль әһәмиятле объектларның һәм кешеләр күп була торган урыннарның террорчылыкка каршы яклануын тикшереп торуны камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева Татарстан Республикасында терроризмга каршы торуның иҗтимагый системасында катнашучылар арасында мәгълүмат алмашу регламентына үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның өченче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында, 2020 елга Татарстан хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында, пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга республиканың мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алу хокукларын тормышка ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты һәм башка мәсьәләләр каралды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.