2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты конференц-залында Татарстан Республикасы учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү үзәкләштерелгән системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Л. Ф. Емелеева катнашты.
2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасында проект эшчәнлеген оештыру турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 23 июлендәге 325 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары проектын эшләп бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.
2019 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре челтәре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Мозаффарова Л.А. КФҮ челтәренең казанышлары һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар КФҮнең мәгълүмати-технологик инфраструктурасын камилләштерүгә бәйле актуаль мәсьәләләр һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә КФҮ белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А. Н. катнашты.
2019 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасының «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бинасында «Безнең Татарстан» IX Республика яшьләр форумы кысаларында «Ситуацион үзәкләрнең/куркынычсызлык элементлары территориясе» тематик мәйданчыгында катнашучылар проектларын турыдан-туры яклау узды.
Форумда ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» хезмәткәрләре Дәүләтшин Р. Ф., Мубинова С. И. һәм Сейфединова Э. М. катнаштылар
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе
Ш.Х.Гафаров рәислегендә дәүләт һәм муниципаль идарә системасы нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы Бәдриев И.Ф. нәтиҗәлелекне бәяләү системасы турында «гы хәбәр белән чыгыш ясады.
Очрашуда катнашучылар дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру һәм аны бәяләү системасы белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару эшен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару белән идарә итү системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. һәм икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З. М. катнаштылар.
2019 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы узды, анда парламентарийларга 2018 елда иҗтимагый тормышның мөһим өлкәләрендә эш йомгаклары турында докладлар тәкъдим ителде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан Хөкүмәтенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булды. Хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А. Н. катнашты.
2019 елның 19 апрелендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең уку сыйныфында функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советның чираттагы утырышы узды.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы турында хәбәр белән ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең төбәк сәясәте бүлеге баш белгече Шишко А.А. чыгыш ясады.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы соңгы яңалыклар турында региональ сәясәт бүлеге башлыгы Л. И. Мулукова хәбәр итте.
Макроикътисади анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече
Мубинова С.И. катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисады яңалыклары белән таныштырды.
«Цифрлы трансформация турында биш мәсьәлә» - шундый хәбәр белән мәгълүмати-аналитик эшләр секторының баш белгече Ильина Р. Р. чыгыш ясады.
2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хисап чорындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда кайбер министрлык җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларының Татарстан Республикасы министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре тарафыннан беркетелгән Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыруның план күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре буенча чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л. Ф. катнашты.
2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелә торган акчаларны автоматлаштырылган исәпкә алу методологиясен эшләү һәм «Татарстан Республикасының акыллы шәһәрләре» төбәк проектын һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын интеграцияләү кирәклеге турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В.катнаштылар.