2018 елның 24 сентябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча Комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда «2018 - 2020 елларда Милли яктан коррупциягә каршы куелган бурычларны үтәү турында ” мәсьәләсе каралды.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы халыкка хезмәт хакын түләү, аның тормыш дәрәҗәсе һәм керемнәре буенча Татарстан Республикасы Координация советы утырышы булды. Анда бурычлы оешмаларның финанс-икътисадый торышлары, хезмәт хакын түләү буенча бурычны сүндерү чаралары һәм мәҗбүри булган пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү сораулары каралды.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлегенең баш белгече В.С.Галочкина катнашты.
2018 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү өчен норматив хокукый актларны эшләү зарурлыгы тикшерелде һәм каралды.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары катнашында киҗәшмә узды. Анда Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм исәпкә алу буенча бердәм мәгълүмати системаны автоматлаштыру эшен гамәлгә кертү сораулары каралды һәм тикшерелде.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты утырышы булды. Анда республиканың мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы һәм аларга ярдәм чаралары мәсьәләләре, шулай ук түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алу өчен дәүләт гарантияләре хокукларын финанс белән тәэмин итү нормативларын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы закон проектлары раслау сораулары тикшерелде.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» мәгариф өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре секторы мөдире Хабибулин И. Р. катнашты.
2018 нче елның 15 сентябрендә Казан янә бөтенроссия «Милләт кроссы - 2018» йөгерү көненә кушылды. Быел стартлар Россия Федерациясенең 85 төбәкләрендә узды. Гадәттәгечә, тамашалы һәм массакүләмле узыш Россиянең спорт башкаласында булды. Ярышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» хезмәткәрләре актив катнашты.
2018 елның 13 сентябрендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ндә Татарстан Республикасының бүленелгән Ситуацион үзәгенең проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Анда катнашучылар ДБУ « Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең белгечләре тәкъдим иткән мәгълүмати-аналитик мөмкинлекләрнең модельләре белән таныштылар.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В., социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева һәм социаль программалаштыру бүлеге башлыгы
Е.С. Грызунова катнаштылар.
2018 нче елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Президент Аппаратында Татарстан Республикасында халыкның эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлемен киметү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын әзерләү буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасында халыкның эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлем санының киметүгo юнәлдерелгән чараларның өстенлекле юнәлешләрен җентекләп өйрәнү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 нче елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең дәүләт биремен әзерләү һәм раслау буенча мәсьәләләр тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.