ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында куллану бәяләре динамикасын анализлау, Татарстан Республикасының  товар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда түбәндәге сораулар каралды: 2019 елның гыйнварында НДСның үзгәрешләре предприятиеләрнең сатылу бәяләренә йогынтысын бәяләү һәм  Татарстан Республикасында санатор - савыктыру хезмәтенә бәяләрнең төшүе.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлегенең башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегия проекты турында фикер алышулар узды.

Утырышта  ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор ярдәмчесе  А.И.Зарипов катнашты.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы үткәргән фикер алышуга багышланган семинар-киңәшмәдә мәдәният, сәламәтлекне саклау, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмаларның сыйфат шартларын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлекләрененә багышланды.

ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең  бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы  Ландыш Җиһаншина эшне оештыруның төп принциплары турында сөйләде.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең Идарәсендә башкарма хакимият органнары җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек итү ведомствоара эшче төркем утырышы узды.  Анда Татарстан Республикасында банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенең мәсьәләләре каралды.

Предприятиеләр икътисады бүлеге башлыгы Сагдеев Т. Н. арбитраж идарәчеләр һәм Татарстан Республикасында үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары рейтингы турында сөйләде, алар белән безенең сайтта танышырга була.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында банкротлык процедурасы нәтиҗәлелегенең үзгәрешләр динамикасы турында хәбәр итте.

Утырышта  шулай ук ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары  О.В.Миронов катнашты.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру сораулары каралды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразиев алып барды.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча координацион комиссия утырышы узды.

Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов  катнашты.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары педагогик хезмәткәрләр-яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча  киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социаль программалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова катнашты.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Юлламасында республикабызның төп тормыш өлкәләре кузгатылды.  Рөстәм Миңнеханов республиканың сәяси вәзгыятенә һәм социаль-икътисадый торышына җентекле анализ бирде, социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү юлларын  һәм Татарстанның үсеш бурычларын билгеләде. 

Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

 


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Республикасыбызның дәүләт һәм муниципаль оешмаларына китерелә торган азык-төлек продукциясенең сыйфатын тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә узды.  

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International