2018 елның 7 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты эшкуарлык буенча Советы каршындагы проект төркеме утырышы узды. Анда катнашучыларга терлек каберлекләренең санитар-саклау зоналарын кыскарту процедурасын узу бәясенең тәкъдим ителгән исәп- хисабы каралды һәм фикер алышынды.
Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Даутов Р. М. катнашты.
2018 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елга Комплекслы планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Даутов Р. М. катнашты.
2018 елның 26 октябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең уку сыйныфында функциональ бүлекләр белгечләре катнашында чираттагы фәнни-координацион советы узды.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е.В. Татарстан Республикасы ситуацион үзәгенең Татарстан Республикасы ведомство ситуацион үзәкләре белән оештыру-технологик тәкъдимнәр комплексы буенча үзара партнерлыгы турында чыгыш ясады.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының законнарында соңгы яңалыклары турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең икътисад предприятиеләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Гәрәева А. Т. хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең тариф сәясәте бүлеге баш белгече Гыйльметдинов А.Р. Татарстан Республикасында булган икътисад яңалыклар белән таныштырды.
2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында күп балалы гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү мәсьәләсе буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән киңәшмә узды. Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы киңәшмәдә катнашучыларны күп балалы гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү буенча алып барылган эш турында мәгълүматлар белән таныштырды.
Киңәшмәдә ДБУ «икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.
2018 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үткәрә торган видеоконференцэлемтә режимындагы республика атналык киңәшмәгә әзерләнүгә багышланган җыелыш узды. Аның темасы - доклад ясаучыларның чыгыш структурасы һәм эчтәлеге мәсьәләләре булды.
Утырыш эшендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.
2018 елның 19 октябрьдә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчендә ихтыяҗы булган һәм Татарстан Республикасы өчен, расланган квоталар кысаларында, аны бүлү турында тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш барышында эш бирүчеләрнең чит ил хезмәткәрләрендә ихтыяҗы булуы турында җыелма заявкалар һәм аларны нигезләү каралды.
Чарада социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф катнашты.
2018 нче елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары буенча оештырыла Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фондын тотучы дәүләт бюджет учреждениесенең кагыйдәләрен раслау проектын килештерү мәсьәләләре.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм макроикътисад анализы бүлегенең башлыгы Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
2018 елның 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык икенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары 2019 елга һәм 2020 – 2021 елларга план чорына Татарстан Республикасы бюджеты Закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Профильле министрлыклар фаразы нигезендә, 2019 елда тулай төбәк продуктының үсеше 2,1% тәшкил итәчәк, ә сәнәгый җитештерү индексы үсеше 3,3 % ка арткан. Хезмәт хакы 5,6% ка артачак. Кулланучылар бәяләре индексы 4,3 % ка артачак.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген һәм башкару дисциплинасын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәнге мәсьәләре каралды:
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 14 ноябрь, 2298-р нче боерыгын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр милкендә булган гидротехник корылмаларның актуаль исемлеген килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» учреждениеләр базасы белән идарә итү бүлегенең башлыгы Н.Р.Газетдинова катнашты.