ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика муниципалитетларын тоташтырып видеоконференцэлемтә режимында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенең сессиясен гамәлгә ашыру барышы турында киңәшмә узды.
Анда ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы  Рөстәм Нигъмәтуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул, шулай ук, Стратегияне эшләгәндә һәм өстәмәләр керткәндә, халык фикерен максималь исәпкә алынуы турында  билгеләп үтте.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 20 ноябрендә Казанда «Пирамида»да Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә эшмәкәрлек буенча Советының X киңәйтелгән утырышы узды. Анда бизнес булдыру өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.

2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы вәкилләренең Стэнфорд Университетының бизнес-мәктәбендә узган  мәгариф стажировка нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар узган стажировкада укыту нәтиҗәләре һәм өйрәнгән тәҗрибәләре буенча үз тәкъдимнәре турында сөйләделәр.

 Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык өченче утырышы узды. Анда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары өченче, ахыргы укылышта, 2019 елга һәм 2020 – 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты Закон проектын кабул иттеләр, машиналар кую урыннары буенча яңа кагыйдәләр турында фикер алыштылар һәм РФ Дәүләт Думасына кайбер закон чыгару инициативаларын керттеләр.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.

2018 елның 20 ноябрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театры бинасында ТАССР Югары Советының беренче чакырылышы сайлавының 80-еллыгына багышланган Республика җәмәгатьчелек җыелышы узды.  Югары Советының сиксәне еллыгы  – Татарстан парламентаризмы тарихыда истәлекле вакыйга, чөнки нәкъ менә 80 ел элек республикада демократик сайлауларның беренче ярышлары һәм Югары Советы - күпмилләтле Татарстанның закон чыгару хакимияте югары органының беренче чакырылышы формалашкан.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  Арча муниципаль районы карамагындагы «Балыклы авыл» комплексын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча Министрлыгына  тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлеген гамәлгә ашыру буенча докладлар тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Р.М.Даутов катнашты.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

            2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында узган киңәшмәдә спорт әзерлеге буенча федераль стандартлары нигезендә спорт әзерлеге учреждениеләрен  финанслау буенча «юл картасы» эшләү сораулары каралды. Анда катнашучыларга тәкъдим ителгән план күрсәткечләре, исәп-хисап каралды һәм алар буенча фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда пенсия алды яшендәге эшләүче гражданнарның  эшле булуын саклау,  2019 елда  хезмәткәрләр санын бәяләү буенча фараз мәгълүматларын төзү максаты белән эш бирүчеләрнең адреслы эш оештыру сораулары каралды. 

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  социология бүлегенең башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты уздыра торган киңәшмәсенә материаллар  әзерләү буенча утырыш узды. Утырыш барышында беркетелгән милли проектлар буенча кураторларның һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының хәбәрләре тыңланылды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор А.Н.Кудрявцева катнашты.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

            2018 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты уздыра торган киңәшмәсенә материаллар  әзерләү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышы узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор А.Н.кудрявцева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International