ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 18 декабрендә  Корстон»да Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының XIII съезды узды.

Съезд делегатлары Татарстан Республикасының барлык 956 муниципаль берәмлек башлыклары иде.

Чара кысаларында муниципаль берәмлекләрнең, төрле дәрәҗәдәге актуаль мәсьәләләре каралды.  Билгеләнгән проблемалардан чыгып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җирле үзидарә органнары өчен берничә өстенлекле бурычларны билгеләде.

Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор А.Н.Кудрявцева катнашты.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 15 декабрендә  Казан ратушасында Татарстан Республикасы финанс Министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсенең коллегияләренең уртак утырышы узды.

Утырышта 2018 елдагы республиканың көтелгән берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре, Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының киләсе елга  бурычлары турында фикер алыштылар.

Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 декабрендә  Икътисад министрлыгында Бөтендөнья Банкының яңа Докладына багышланган семинар булып узды. Семинар видеоконференция режимында узды. Татарстан Республикасы белән бергә Рәсәйнең башка күп регионнары да катнашты.   Докладта регионнарның икътисадый үсешендә милли тенденцияләренең чагылуы мәсьәләләре каралды.

Семинарда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында сәламәтлек саклау  учреждениеләренең гомуми тармак белгечлекләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы түләү системасына күчү мәсьәләсе буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Анда финанслау ихтыяҗларын билгеләүдә хисаплы модельләрен төзү өчен концептуаль алымнары һәм, шулай ук, эшче төркем катнашучылары арасында йөкләмәләре бүлү сораулары каралды.

 Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программмалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова  катнашты.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән   түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 - Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,

 -  Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларыy гамәлгә ашыру,

-  Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фондын  булдыру буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының федераль дәүләт мәгълүмат системаларын файдалану турында.

 Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева, катнашты.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 7 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” Дәүләт бюджет учреждениесенең 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Коллективны юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Президенты аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук әйдәүче белем бирү оешмалары әгъзалары килде.

Тантаналы чараны ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева ачты. Ул үз чыгышында оешма хезмәткәрләренең югары квалификацияләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының  максатларга ирешүдә  ярдәм итүен  һәм  булышлыгын,  шулай ук фәнни һәм белем бирү оешмалары коллегалары белән үзара нәтиҗәле тәэсир иттүен билгеләп үтте.

Чыгыш ясаучылар үз котлауларында  ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үәге»нең Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешендә зур ролен ассызыкладылар.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы узды. Анда сорау тарифларны билгеләү турында « Татарстан Республикасында 2019 елда социаль хезмәтләр күрсәтүне финанслау нормативлары нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә тарифларын кую сораулары каралды һәм фикер алышынды.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социологик программалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова катнашты.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Анда “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрен кулланып башкарылган караклыкны профилактикалау мәсьәләләре, Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалауда яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтенең ролен арттыру турында һәм башка сораулар каралды.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын  үтәү мәсьәләләре буенча (2018 елның октябрь аендагы отчет мәгълүматлары нигезендә) киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре рәсми сайтларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүматны урнаштырганда синхронизация буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 23 ноябрендә В.Г.Тимирясова исемендәге Казан инновацион университетында «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» темасына VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның кысаларында хокукый, икътисадый, психологик, социологик, философия һәм башка аспектларда коррупциягә каршы тору киң дисциплинаара даирәсе тикшерелде.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор ярдәмчесе  А.И.Зарипов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International