2019 елның 24 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча 2018 елда эш нәтиҗәләре турында киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү буенча план күрсәткечләрен гамәлгә ашыру буенча мониторинг нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасының кайбер министрлык җитәкчеләре чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлегенең башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.
2019 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы сатып алулар буенча дәүләт комитетының рәисе Редько О.А. “Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитетының 2018 елда эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең эшләр белән идарә итүче Абзалов Р.Ф.катнашты.
2019 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе утырышы узды. Анда Идарә башлыгы Шавалеева А.Р. “2018 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге буенча йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.
2019 елның 18 гыйнварында «Корстон»да Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы коллегиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе
Т. И. Минуллинаның республикабызның инвестицион инфраструктурасының үсеше, Татарстан территориясендә яңа җитештерүләр ачу турындагы доклады тыңланылды.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.
2019 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда юстиция министры Заһидуллин Р.И “Юстиция Министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. «2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегиясен” гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор ярдәмчесе Зарипов А.И. катнашты.
2019 нче елның 15 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- чаралар Планын («юл картасын») башкаруын оештыру,
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларын гамәлгә ашыру һ.б.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
2019 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы
хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда министр Зарипова Э.А “Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2018 елдагы нәтиҗәләр һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Бөтендөнья банкы арасында үзара килешү турында меморандум имзаланган.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л. Ф. Катнашты.
2018 елның 21 декабрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең уку сыйныфында функциональ бүлекләр белгечләре катнашында чираттагы фәнни-координацион советы узды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының законнарында соңгы яңалыклары турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең тариф сәясәте бүлегенең баш белгече А.Р.Гильметдинов хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең Учреждениеләр мәгълүмат базасын идарә итү бүлегенең әйдәүче белгече О.В.Максимушкина Татарстан Республикасында булган икътисад яңалыклар белән таныштырды.
Мәгълүмати-аналитик эшләр секторы мөдире
В.Ю. Ведерников 2019 елга ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең проблемнигы проектын раслауга тәкъдим итте һәм ул бертавыштан кабул ителде.
2018 нче елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларыy гамәлгә ашыру һ. б.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнаштылар.
2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык дүртенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары беренче һәм өченче укылышларда 2018 елдагы республика бюджеты закон проектына үзгәрешләр кабул иттеләр һәм 2019 һәм 2020 еллар план чорына кайбер закон чыгару инициативаларын турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.