2019 елның 07 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары- Россия Федерациясе финанслар министры А.Г.Силуанов рәислегендә видеоконференция узды. Ул Россия Федерациясе субъектлары иң югары вазыйфаи затларының эш күрсәткечләре нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләсе буенча үткәрелде. Россия Федерациясе субъектлары иң югары вазыйфаи затларының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү өчен максатчан күрсәткечләр билгеләмәләрен билгеләү һәм Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кораллары турында тәкъдимнәр кертү турында төп доклады белән Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры
М.С. Орешкин чыгыш ясады.
Әлеге чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Республика «Яңарыш» Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә үткәрде.
«Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы концепциясен Казандагы «№165 урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры А. Шәмсетдинов тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучылар өчтеллек шартларында балалар белән эшләү вакытында кирәкле методиканы сайлап алуның гаять зур әһәмияте турында фикер алыштылар һәм укытучы, тәрбияче кадрларларын әзерләү һәм концепцияне эшләп бетерү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор Кудрявцева А.Н. катнашты.
2019 елның 5 февралендә Попов исемендәге технопаркта
(Иннополис шәһәре) Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2018 елда эш йомгаклары турында һәм 2019 елга бурычлар турында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. Шәйхетдинов төп доклады белән чыгыш ясады.
Очрашуда катнашучылар тармакны үстерү, Россиядә цифрлы икътисад һәм Татарстан Республикасында бердәм электрон мәгълүмат киңлеге булдыру буенча актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
2019 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасының ДБУ «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» эшчәнлегенә йомгак ясау буенча утырыш булып узды. ДБУ «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» директоры Л.А.Музафарова 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында төп доклады белән чыгыш ясады.
Җыелыш эшендә «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы Коршунов С.А. катнашты.
2019 нче елның 31 гыйнваренда ФГБОУВО “Физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясе”нең концерт залында Татарстан Республикасы спорт Министрлыгы киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы спорт Министрлыгының 2018 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы спорт министры Леонов В. А. төп доклады белән чыгыш ясады.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
2019 нче елның 31 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- чаралар Планын («юл картасын») башкаруын оештыру,
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларын гамәлгә ашыру;
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру өчен проект-смета документларын булдыру барышы турында экспертиза үткәрү.
Программа продуктларының эшләү бәясен ,хезмәт күләмен һәм алып баруын турында методик рекомендацияләр әзерләү буенча ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор Кудрявцева А.Н. чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. һәм Баһаветдинова Е.В. катнаштылар.
2019 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгында куллану бәяләренең анализ динамикасын үткәрү, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдәге эре ваклап сату сәүдә челтәрләре вәкилләре катнаштында узды. Анда түбәндәге сораулар каралды:
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор урынбасарыЧ.Н.Гайзатуллина катнашты.
2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы фәннәр Академиясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 2018 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М. Садыйков төп доклады белән чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар медицина ярдәмен күрсәткәндә күп дәрәҗәле системасын оптимальләштерү актуаль мәсьәләләрне һәм Татарстан Республикасында бердәм электрон мәгълүмат киңлеге булдыру белән бәйле сорауларны тикшерделәр.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2019 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен перспектив инвестицион куышларны ачыклау буенча киңәшмә узды. Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында кирәкле продукция мониторингы, Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә торган яки кече күләмнәрдә җитештерелә торган продукция белән бәйле актуаль мәсьәләләр
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.
2019 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь Инспекциясенең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар буенча коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь Инспекциясе җитәкчесе Ж. Ю. Әхмәтхановның доклады тыңланылды.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н. катнашты.