ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгында  дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе «41-нче номерлы Әлмәт Һөнәр көллияте»н  үзгәртү буенча карар кабул итү нәтиҗәләрен бәяләү буенча  комиссия утырышы булды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы С.А.Коршунов катнашты.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында спорт резервын әзерләү системасын реформалаштыру һәм өстәмә белем бирүче физкультура-спорт юнәлешле учреждениеләрен спорт әзерлеге учреждениеләренә  күчерү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында «Татарстан Республикасы кулланучылар кәрзине Турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү” закон проектын әзерләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Фикер алышу процессында Татарстан Республикасының төп социаль демографик төркемнәренә  кулланучылар кәрзиненең вакытын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту карары кабул ителде.  

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социология бүлеге мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.

2018 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Бүлеге бинадасында Татарстан Республикасы Премьер-министры
А.В. Песошин катнашында «Татарстан Республикасының финанс базарында катнашучыларның 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга булган бурычлары турында” киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


23
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгында Ситуацион үзәк ихтыяҗлары өчен «Ачык Татарстан»  мәгълүмат порталының «Ведомстволар отчетлары» Бердәм дәүләт отчет системасын эшләп бетерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е. В. Ситуацион үзәк ихтыяҗлары өчен «Ачык Татарстан»  мәгълүмат порталының «Ведомстволар отчетлары» Бердәм дәүләт отчет системасын камилләштерү тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында газлаштыру Фондында чистарту корылмаларын эксплуатацияләү һәм мониторинглау Дирекциясен оештыру турында тәкъдимнәр әзерләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы торак пунктларында су үткәрү системалары төзү һәм капиталь ремонт программасын тормышка ашыру эшен камилләштерү буенча мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең", инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлеге башлыгы Р.И.Уразаев катнашты.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгына буйсынуындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең штат тәртибен һәм структурасын анализлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Әлеге җыелыш социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын  түләүне яңа системасына күчүе белән бәйле рәвештә оештырылды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е.С.Грызунова катнашты.


17
март, 2018 ел
шимбә

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасының цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча киңәшмә кысаларында цифрлы икътисад концепциясен әзерләү мәсьәләләре һәм цифрлы икътисадка карата “2030-Стратегия”сенә үзгәрешләр әзерләү сораулары каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


16
март, 2018 ел
җомга

Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасы Ситуацион үзәкнең мәсьәләләре буенча киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы бүленелгән ситуацион үзәгенең кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгының агымдагы бурычлары һәм аларны үтәү сораулары каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.Сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка  өлкәләрдә үзләрен иң яхшы яктан күрсәтүче республикасыбызның 46 кешесе лауреат булдылар.

ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Ордены белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International