ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 11 нче апрелендә  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентствосы каршындагы Иҗтимагый совет һәм « Финанс капиталы, инвестицияләр» проект мәйданчыгының  уртак утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү сораулары каралды. Утырышта, шулай ук, Татарстан Республикасы конгресс-күргәзмә чаралары мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары  Р.М.Даутов катнашты.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 10 нчы апрелендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А. Л. Анфимова киңәшмә уздырды. Анда Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә  хезмәт хакын түләүне яңа системага күчү буенча булган чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.


6
апрель, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 05 нче апрелендә  Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Ситуация үзәге стандартын тикшерү буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е. В. Ситуацион үзәгенең стандарты буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.  


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 04 нче апрелендә  Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы, Татарстан Республикасының хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәсенең һәм Татарстанда террорчылыкка каршы Комиссиясенең уртак утырышы үткәрелде. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында «Имин шәһәр»  аппарат-программалы комплексын (АПК) алга таба үстерү темасы -  утырышның  төп соравы булып каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.

Бакчачылык җәмгыятьләренең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлауны финанслаштыру өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын әзерләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең мөдире Р.И.Уразаев катнашты.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финан министры Р.Р.Гайзатуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага күчерү буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә барышында, шул исәптән, Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага күчерү өчен өстәмә финанс ресурсларының күләмен прогнозлау сораулары каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль прогнозлау бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Бүлеге бинадасында Россия Банкының акчалы-кредит сәясәтенең Татарстан Республикасы икътисадына йогынтысы мәсьәләсе буенча җыелыш булып узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм социология бүлеге мөдире Л.Ф.Казанцева катнаштылар.


30
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе һәм балигъ булмаганнар балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең уртак утырышы узды. Анда, шул исәптән, Татарстан Республикасы 25.04.2015 елның №33-ТРЗ нче номерлы “Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары” Законын гамәлгә ашыру, яшәү урыны буенча яшьләрнең ялын оештыруда социаль-мәдәни, спорт-сәламәтләндерү учреждениеләренең роле, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакын түләү системасын үзгәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлеге мөдире Е.С.Грызунова катнашты.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында  21.03.2018 елгы № согл-6517298-1 “3 декабрь 2017 ел №392-ФЗ номерлы федераль Закон нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында” карары проектын тикшерү буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге мөдире Л.А.Зиһаншина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International