ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 23 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды. Анда Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт телләрен рәсми сайтларында файдалану турында сүз барды.  

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 23 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Башкарма тәртип торышы һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының  халыкның яшәү сыйфатын бәяләү индикаторлары һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча идарәсенә Дәүләт биремен башкару нәтиҗәләре  турында җыелыш булып узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финанслар министры Р.Р.Гайзатуллин җитәкчелеге астында Татарстан Республикасы оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системасына күчерү буенча киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында, шул исәптән, Татарстан Республикасы оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системасына күчергәндә өстәмә финанс ресурсларының фаразланган күләме каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева һәм социологик программалаштыру бәлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнаштылар.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

2018 нче елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе, хезмәт өчен түләү буенча Татарстан Республикасы Координация советы утырышы узды. Утырышта финанс-икътисадый торышлар, хезмәт хакын түләү буенча булган бурычны сүндерү чаралары,  бурычлы оешмалар мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү өчен булган түләүләр буенча сораулар каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белегече В.С.Галочкина катнашты.


20
апрель, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 20 нче апрелендә  Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында куллану бәяләренең динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя куюның сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта 2015-2017 елларда Татарстан Республикасында инфляциягә акчалы булмаган факторларының йогынтысы  каралды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары О.В.Миронов катнашты.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 18 нче апрелендә  Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетында җылылык энергиясен тапшыру вакытында  технологик югалтуларның нормативларын, җылылык энергиясен җитештергәндә ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларын һәм җылылык энергиясе чыганакларында ягулык запаслары нормативларын раслау буенча вәкаләтләрне тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" тариф сәясәте бүлегенең  мөдире К.П.Куренков катнашты.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 16 нчы апрелендә  Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгында җир участоклары өчен аренда түләү  күләмен билгеләү тәртибе сораулары буенча җыелыш узды.

Киңәшмә барышында җир участоклары өчен аренда түләү күләмен билгеләү гамәлдәге тәртипне эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр кертелде.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" тариф сәясәте бүлегенең  мөдире К.П.Куренков катнашты.


13
апрель, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социология бүлегенең мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 11 нче апрелендә  Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләр продукциясен таныту өчен комплекслы оештыру-технология системасын гамәлгә ашыру  мәсьәләләре   буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 11 нче апрелендә  Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча Министрлыгында Татарстан Республикасының спорт әзерлеге учреждениеләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен федераль бюджеттан субсидияләр үзләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International