Бүген ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" Фәнни-координацион советының утырышы узды.
Технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгесе Х.И.Идрисов «Цифрлы икътисад үсешенә региональ дәрәҗәдәге комачаулаучы гамәлдәге хокукый чикләүләрнең, шул исәптән, мәгълүматны формалаштыру, җыю һәм эшкәртү вакытында бары тик кәгазь документларны яки искергән технологияләрне файдалану буенча гамәлдәге таләпләрнең төп исемлеген әзерләү» темасы буенча чыгыш ясады.
Региональ сәясәт бүлегенең мөдире Л.И.Мулукова Татарстан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклары турында хәбәр итте.
Икътисад яңалыкларын бюджет өлкәсен мониторинглау бүлегенең әйдәүче белгече Гилфанова Л.А. китерде.
Бүген Kазанның «Корстон» комплексында юбилейлы KazanSummit 2018 үз эшен башлады. «Россия - Ислам дөньясы» дип исемләнгән X Халыкара икътисади саммиты Казанда 2018 елның 10 - 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Саммитта, шул исәптән, Татарстан Республикасында халыкара инвестиция фондларының эшен карарга туры киләчәчәк.
Саммитта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Р.М.Даутов катнашты.
2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы финанслар Министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә үзәкләштерелгән хисап алып бару һәм бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгын формалаштыру буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча җыелыш узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикабызның муниципаль районнарда пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча һәм спорт Министрлыгында физик культура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлеген башкара торган өстәмә белем бирүче оешмалар челтәрләрен модернизацияләү буенча киңәшмә узды. Беренче этапта яңа учреждениеләр хәзерге вакытта гамәлдә булган өстәмә белем бирүче оешмаларга тиңләнәчәк.
Алга таба спорт инвентаренә, уку-укыту-күнекмәләр җыеннарына һәм ярышларга кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң һәм башкарма хакимият органнары белән килешкәннән соң өстәмә финанс чаралары биреләчәк.
Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.
2018 нче елның 4 нче маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе каршындагы Ә.Х.Халиков исемендәге фәнни тарих Институтында махсуслаштырылган фәнни үзәк булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.
2018 нче елның 3 нче маенда Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне яңа системасына күчерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программалаштыру бүлегенең җитәкчесе Е.С.Грызунова катнашты.
2018 нче елның 27 нче апрелендә А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ Германия - Россия яңа технологияләр институтында Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен үз компанияләрен цифровизацияләү буенча икекөнлек сессия ачылды. Сессиянең көн тәртибендә яңа технологик тәртипкә адымлап күчү мәсьәләләре төп булып чыкты.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары ЧР.М.Даутов катнашты.
2018 нче елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Ситуацион үзәген төзү һәм аның булачак функцияләре буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм бүлек җитәкчесе Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
2018 нче елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы узды. Анда парламент депутатлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Федераль Җыелыш- Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга «Россия Федерациясендә мәгариф Турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проекты буенча мөрәҗәгатен кабул иттеләр.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.