ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгында биектехнологик медицина җиһазларын ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне оештыру буенча тәкъдимнәр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директоры А.Н.Кудрявцева  катнашты.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.

Имзалау ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.

Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берлеге координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйды.

Алексей Песошин, барыннан да элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2017 елның 1 июленнән Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия координаторы итеп ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнде, дип хәбәр итте.

Алга таба Алексей Песошин Татарстанда социаль партнерлык турында килешү инде бишенче тапкыр имзалана, дип искә төшерде. Беренче тапкыр ул 2007 елда имзаланган иде.

Минималь хезмәт хакы яңа килешү белән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен айга 8 848 сум күләмендә билгеләнгән.

Гыйнвар-май айларында предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 31 мең 110,5 сум тәшкил иткән.

Россия Президентының “май указы” нигезендә республикада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү буенча чаралар күрелә.

Уртача хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан Пермь краеннан кала икенче урынны били, дип ачыклады Алексей Песошин.

“Бүгенге килешү эшчеләрнең хезмәт хакын күтәрүгә ярдәм итәчәк”, - диде Алексей Песошин.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында ТР башкарма комитет җитәкчеләре, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Утырышны татарстан республикасы Премьер-министры Р. К. Нигъмәтуллин алып барды.

“Түгәрәк өстәл”дә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында һөнәри белем бирү оешмаларына 2018 елга дәүләт биремнәрен билгеләү өчен мәгълүмат базасын формалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте .

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  мәгариф өлкәсендә программалаштыру секторы мөдире, социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече И. Р. Хәбибуллин катнашты.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркеменең киңәшмәсе узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Р.М.Даутов һәм макроикътисади анализлау бүлегенең башлыгы Е.В.Баһаветдинова. катнаштылар.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Казан Кремлендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкилләре белән киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләренең 2017 елның икенче кварталындагы эш нәтиҗәләре  һәм вәкиллекләр алдында торган  агымдагы бурычлар буенча сораулар каралды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ә. Ә. Сәфәров  алып барды. Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директоры А. Н.Кудрявцева катнашты.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында "Татарстан Республикасында 2014-2019 елларда Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәтенең алга китүе " дәүләт программасын эшләп чыгару мәсьәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең җитәкчесе  С. А. Рубцова һәм баш белгече О. С. Чичканова  катнаштылар.


16
июнь, 2017 ел
җомга

"Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе" темасына киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә Казан милли тикшеренү технологияләр университетының Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында үтте.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Алдынгы җитештерү технологияләр институты вәкилләре, Россия федераль атом төш үзәге, һәм башка оешмалар вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Альерт Кәримов цифрлы алымнарны куллану һәм производствоны роботлаштыру ,интернет сәүдәгә чыгу кебек икътисад һәм сәнәгать өлкәләре турында сөйләде.

ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы сүзләренчә, НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре)  хәзерге вакытта  түбән дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Сорашу нәтиҗәләре  буенча 80 респондентның алтысы гына дөньяда булмаган яңа продукция чыгарырга уйлый. Патентлар алу буенча да күрсәткеч ким. НИОКРны гамәлгә кертү һәм патентларны теркәү Татарстанда күбесенчә "Татнефть" компаниясенә туры килә, ләкин анда да быел бу өлкәдә күрсәткечләр кимегән.

Интернет-сәүдә базарына чыгуга килгәндә, киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан продукциясен алга этәрү өчен «Made in Tatarstan» махсус порталын тәкъдим иттеләр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән сайт республика сәнәгатенең илле алдынгы предприятиесе турында хәбәр итә. Әлеге вакытта портал ике телдә алып барыла (рус һәм инглиз).

Альберт Кәримов чыгышын Кытай бизнесмены, Haier компаниясенә нигез салучы Чжан Жуйминь сүзләре белән тәмамлады: "Интернет заманында предприятие һәм платформаны куллана, я платформа аны куллана", - диде ул.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре белән фәнни институтларны берләштерүгә игътибар итәргә өндәде. Минем фикеремчә, безнең эре компанияләр дә үз белгечләрен яңалыкларга өйрәтә. Башкача фән белән багланышларда күпмедер тәҗрибә булмас иде". Аеруча Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясенең патентлар буенча эшен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вузлар сәнәгать предприятиеләрен инжиниринг үзәкләренә, уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыруда җитәрлек җәлеп итми.

"Сез уңай докладлар бирәсез, ә инжиниринг үзәкләренә карагыз - алар җитәрлек йөкләнмәгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без күп акча керттек анда! Ә нәтиҗә - ноль. Сез "КАИ-Лазер" тулысынча йөкләнеп эшлиячәк дип ышандырдыгыз, ә үзегез табышсыз, зыян гына күрәсез! Сез, вузлар, үз үрнәгегездә ничек эшләргә кирәклеген кхрсәтергә тиеш. Әлеге үзәкләр матурлык өчен түгел, эш өчен".

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, вузлар каршында һәм инжиниринг үзәкләре каршында предприятиеләр аз санда ачылган, анда да студентлар эшләргә тиеш.

"Бөтен университетларыбызга ничә предприятие ачтыгыз? - дип сорады Рөстәм Миңнеханов вузлар җитәкчеләреннән. - Проректор сүзләренчә - бер диплом бирәбез, икенчесе эшкуарлык буенча. Эшкуарга, уку вакытында ниндидер ачыш ясаган, ниндидер проектта уңышлы катнашкан булса, бирергә кирәк. Сезнең кәгазь кисәкләре беркемгә дә кирәкми! Массачусетс университетында студентларның 40 проценты бизнеста эшли. Ә сездә күпме? Һәм ничек сез предприятиеләр белән эшлисез? Уңай күренешләр дә бар, әлбәттә, ләкин предприятиеләр үзләре тәкъдим иткән очракта гына..."

Күбесен үзгәртергә кирәк, дип саный Татарстан Президенты, югары уку йортлары карашларын тулысынча үзгәртергә тиеш, кешеләр карашын үзгәртергә кирәк.

"Санкцияләр, чит илләрдә без ала торган патентлар һәм лицензияләргә генә ышансаң, ерак китмәгәнне күрсәтте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Актив эшлик!"

Аеруча, аның сүзләренчә, инновацион проектларны коммерцияләштерергә кирәк. "Меркетологларны чакырырга кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Бүген продуктны җитештерү генә җитми, аны сата белергә дә кирәк".


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында федераль һәм ведомство спорт объектларының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә дәресләрен оештыру соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмә эшендә  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р. А. Хәсәнов катнашты.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү һәм WorldSkills стандартлары буенча корпоратив чемпионатлар үткәрү сораулары буенча  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин үткәрде.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International