ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча  2015 нче елның 26 апрель - 2 май аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:

-        яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,20%  (+ 12 сум 16 тиен) арткан һәм 6207 сум 51 тиен тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым  0,31%  (+ 9 сум 66 тиен)  3079 сум. 49 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 211 сум 64 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт  2630  сум 81 тиен, салым һәм башка түләүләр 285 сум 55 тиен тәшкил итте;

Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:

Арткан: яшел үлән, яңа һәм тозлы кәбестә, кишер, катырылган балык, , сыер ите һ.б.

Бәясе төшкән: сөт, бәрәңге, күкәй, шикәр, цитруслар, виноград, банан, алма һ.б.

8
май, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсен үткәрде.  Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән уздырылды.

Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:

1.    Торакларны сафка кертү программасын гамәлгә ашыру.

2.    Юлларны төзү программасын тормышка ашыру.

3.    Язгы кыр эшләре мәсьәләләрен карау.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында министерстволар һәм ведомстволар каршындагы иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлеге буенча җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында башкарма хакимият органнарының эффектив эшчәнлегенен бәяләүгә багышланган җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Бу чара ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


5
май, 2015 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Президенты 25.04.2015 нче елда чыгарган № УП – 414  указын үтәү  буенча Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында җыелыш булып узды.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә видеоконференция режимында җыелыш булып узды. Анда түбәндәге сораулар каралды:

1.    Халыкның аварияле торак фондыннан күченү, торак фондын һәм социаль билгеләнгән объектларын капиталь ремонтлау республика программаларың тормышка ашыру юллары турында;

2.    2015 нче елның 1 нче кварталында дәүләт һәм муниципаль ярдәмне электрон рәвештә күрсәтүнең нәтиҗәләре турында;

3.    Татарстан Республикасының территориясендә 2015 нче елда санитар-экологик икеайллык турында;

4.    Татарстан Республикасының муниципаль бердәмлекләрдә агросәнәгать комплексы турында.

Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

Хезмәт сараенда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең профсоюз активы белән еллык  очрашуы узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының Премьер-министры И.Ш.Халиков, министерстволар һәм ведомстволар җитәкчеләре профсоюз аудиториясенең сорауларына җавап бирделәр.

  Очраушуда ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча  2015 нче елның 19-25 апрель аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:

-                 яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,13% (+ 8 руб. 09 тиенгә) арткан һәм 6195 сум 35 тиен тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым  0,18% (+ 5 сум 44 тиен) 3069 сум 83 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 2796 сум 68 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт  4593 сум 68 тиен, салым һәм башка түләүләр 832 сум 64 тиен тәшкил итте;

Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:

Арткан: яшел үлән, яңа һәм тозлы кәбестә, кишер, катырылган балык, суган, сыер ите, эремчек, торт һ.б.

Бәясе төшкән: сөт, бәрәңге, күкәй, кыяр, банан һ.б.   


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.

Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыкларны региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов китерде.

Икътисад яңалыкларын идарә итү технологияләре һәм  белем бирү программалары бүлегенең әйдәүче белгече А.В.Папкина хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International