ДҮУ “Саха Республикасының стратегик тикшеренүләр Үзәге” белән оештырылган “Рәсәй Көнчыгышының икътисады» фәнни-практик журналының икенче номеры чыкты.
Журнал практик үзәнчелек алган. Ул Рәсәйнең көнчыгыш регионнарының социаль һәм икътисади сәясәтләрен дәүләти көйләү, стратегик планлаштыру буенча фикер алышу өчен фәнни мәйдан формаштыруга юнәлтелгән.
Саха Республикасында 2014 нче ел Арктика елы буларак игълан ителде. “2014-2017 еллардан 2030 елга кадәр Саха Республикасының төньяк һәм Арктик территорияләрендә социаль-икътисади үсеше” комплекслы программасы кабул ителә һәм тормышка ашырыла башланды.ТР ның Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләр продукциясен алга таба чыгару өчен республика системасын төзү буенча җыелыш булып узды.
Республика товар җитештерүчеләр продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгару өчен Комплекслы оештыру-технологих системасы турында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева таныштырды.
Җыелышта шулай ук “Татарстан Республикасы товарларын эчке базарларга чыгару” информацион-аналитик системасы һәм продукцияләрнең электрон каталогы турында сүз барды.
Бүген бишенче чакырылышының Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 39 мәсьәлә тәкъдим итте. Аларның сигезе — Татарстан Республикасы законнары проектлары, егермесе — Федераль законнар проектлары. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесенә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу, Татарстан Республикасында 1990-2014 елларда закон чыгару торышы хакында доклад һ.б. каралды.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең мәгълүматлары буенча 2015 нче елның 29 март һәм 4 апрель аралыгында Татарстан буенча куллану бюджеты (1 айга 4 кешелек гаилә әгъзаларын исәпләп) түбәндәге үзгәрешләр кичерә:
- яшәү өчен кирәк булган минимум хакы ТР методикасы буенча 0,17% арткан (+ 10 руб. 76 тиен) һәм 6168 руб. 35 тиен тиеш тәшкил итте. Шунын белән беррәтән ашау продукциясенә чыгым 0,26% (+ 7 руб. 94 тиен) 3050 руб. 63 тиенгә кадәр арткан. Ашау ризыгына карамаган продукция товарларына чыгым 208 руб. 10 тиен тәшкил итте. Түләүле хезмәт 2625 руб. 87 тиен, салым һәм башка түләүләр 283 руб. 74 тиен тәшкил итте;
- минималь кулланучылар бюджет хакы 0,21% (+ 26 руб. 44 тиен) артканһәм 12828 руб. 98 тиен тәшкил итте.
Каралган аралыкта түбәндәге үзгәрешләр кичерелгән:
Арткан: 3,2% лы сөт, күкәй, сыер ите, шикәр, бозлы балык, виноград һ.б.
Бәясе төшкән: кишер, ипи, цитруслар, яңа кыяр, яңа помидор, банан, 2,5 % лы сөт, бәрәңге һ.б.