ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт казна учрежденияләрен бюджет учрежденияләренең төрләрен үзгәртү юлы белән барлыкка китерү сораулары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган җыелышта каралды. Җыелышта   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә “Икътисад өлкәсендә стратегик чакырулар һәм 2020 елга кадәр Татарстан Республикасының стратегиясе механизмын тормышка ашыру” темасына җыелыш булып узды.
Җыелыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы, ТР Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретарен кертеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  депутатлар составы төзелде. Бакова Ирина, Вәлиев Разил, Кантюков Рәфкать, Ларионова Татьяна, Миргалимов Хафиз, Мөхәммәдиев Рөстәм, Сәлахов Мәгъсүм, Шәфигуллин Лотфулла, Якунин Леонид Президиум әгъзалары итеп сайланды.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга

Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияләренең электрон каталогын булдыру сорауларына багышланган җыелыш булып узды


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хуҗалык белән идарә итү өлкәсен реформалаштыру турындагы сораулар хокук буенча ведоствоара координацион комитетның утырышында тикшерелде.
Утырыш эшендә   ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышының йөкләмәләрен башкару буенча җыелыш булып узды. Җыелышны А.Н.Кудрявцева алып барды.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хокук тәртибен бозуларын профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә миграцион сәясәт өлкәсендә ведомстволарның үзара тәэсир итешү һәм  башка мәсьәләләр каралды.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә директор А.Н.Кудрявцева Россия халык хуҗалыгы академиясе һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәтенең эксперты Ф.О.Александров белән очрашу уздырды. Әлеге очрашуда “Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе” проектын булдыру сораулары тикшерелеп китте.
Ф.О.Александров Казанга “Татарстан Республикасының 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе” проектын булдыру кысаларында визиты белән килде. Визит барышында әлеге Программаны башкару буенча  һәм тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләү планлаштырыла.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Торак һәм коммуналь уңайлыклар күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе А.В.Песошин алып барды.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов 2014 елның “1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында булган республика киңәшмәсен алып барды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International