2019 елның 20 маенда «ИТ-Парк» ДАУ бинасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Безнең Татарстан» IX республика яшьләр форумы проектларын тәкъдир итү һәм финалистларын бүләкләү булды.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» хезмәткәрләре Дәүләтшин Р.Ф., Мубинова С.И. һәм Сейфединова Э.М. «Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәгенә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең интеграцияләү концепциясен эшләү» проект эше белән «ситуацион үзәкләрнең элементлар территориясе» тематик мәйданчыгында 3 нче урынны алдылар.
2019 елның 1 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында белем бирү программаларына финанс чыгымнары нормативларын формалаштыру буенча киңәшмә узды.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева һәм социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е. С. Грызунова катнаштылар.
2019 елның 1 августында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасында муниципаль идарә моделе проекты һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы И.Ф. Бәдриев тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген бәяләү системасын тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 нчы елның 26 нчы июлендә Кремльдә Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү комплекслары объектларын төзү буенча программалар эшләү, укыту планнарын эшләү һәм финанслау чыганакларын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 26 июлендә Татарстан Республикасының “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бинасында Татарстан Республикасы шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча “акыллы шәһәр” төбәк проектын гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды. Анда “акыллы шәһәр” төбәк проекты паспортын раслау һәм аны тормышка ашырганда компетенцияләр үзәге вәкаләтләрен бирү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасы Бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эш төркеме утырышларының беркетмәләрен, Татарстан Республикасы Бүленгән ситуацион Үзәген системага проектлауга техник заданиене өстәү кирәклеге турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е.В. Баһаветдинова катнаштылар.
2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетына буйсынган учреждениене булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда оештыру, техник һәм методологик бурычлар каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында регби буенча республика спорт мәктәбен төзү буенча киңәшмә узды, анда спорт мәктәбен урнаштыру мәсьәләләре, күнекмәләр үткәрү чаралары һәм башка оештыру һәм техник мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Хәсәнов Р. А. катнашты.
2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ситуацион үзәген төзү һәм эшләтү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе булып узды.
Эш киңәшмәсендә катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча оештыру, техник һәм методологик мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең макроикътисади анализ бүлеге җитәкчесе Баһаветдинова Е. В. катнашты.