2019 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты конференц-залында Татарстан Республикасы учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү үзәкләштерелгән системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Л. Ф. Емелеева катнашты.
2019 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырыш кысаларында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы фаразының төп күрсәткечләре тикшерелде.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина катнашты.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын үтәү һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча башка мәсьәләләр турында тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты, директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В.Баһаветдинова катнаштылар.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш штабының чираттагы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар штабның алдагы утырышларының беркетмәләрен, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программаларын үтәү һәм үлчәү контролен гамәлгә кертү өлешендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә операторларга ярдәм итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К. П. катнашты.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы күп функцияле үзәкләренең аерым структур бүлекчәләренең транспорт чаралары белән тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.
2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты конференц-залында Татарстан Республикасы учреждениеләрендә бухгалтерлык исәбе һәм хезмәт хакын исәпләү үзәкләштерелгән системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Л. Ф. Емелеева катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә эшче төркем әгъзасы, ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А. Н..Кудрявцева, эшче төркем әгъзасы, директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнаштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында куллану бәяләре динамикасына анализ үткәрү, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя куюның сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Ведомствоара эшче төркем утырышы эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары
Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Л.Р.Фазлыева җитәкчелегендә "Адымнар – белемгә юл» полилингваль белем бирү комплексы булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышында балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә балаларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм республика балалар сәламәтләндерү лагерьларының 2019 елгы җәйге кампаниягә әзерлеге турында; балалар сәламәтләндерү лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында; хроник авырулары булган балаларның, шулай ук инвалид балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.