Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында Татарстан Республикасында эш яшендәге үлүчеләр санын киметү мәсьәләсен тикшерү буенча Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Сәламәтлекне саклау органнары учреждениеләренең 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга куелган бурычлар турында суз барды.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш Агентлыгында Татарстан Республикасы бюджетына турыдан-туры килә торган чит ил инвестицияләре турындагы мәгълүматларны җыю процессы һәм исәпкә алу методологиясе мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлеге мөдире Р. И. Уразаев катнашты.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда катнашучылар ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар һәм 2018 елга бурычларны билгеләделәр.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының һәм Татарстан Республикасында табигать белән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең уртак йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасында әйләнә-тирәлекне саклау, күзәтчелек һәм контроль өлкәсендәге дәүләт идарәсе органнарының 2017 елда эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында сүз барды.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" макроикътисадый анализлау бүлеге мөдире Е.В. Баһаветдинова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Төп тема – комитетның 2017 елдагы эшенә нәтиҗә ясау һәм 2018 елга куелган бурычлар.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" тариф сәясәте бүлеге мөдире К.П.Куренков катнашты.
2018 нче елның 17 гыйнварендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының муниципаль районнарында, мәдәният министрлыгында һәм сәламәтлек саклау министрлыгында хезмәт транспортын тотуга чыгымнарны оптимальләштерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында балаларны караган һәм тәрбияләгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ата-аналарның түләве мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
6-7 декабрьдә Казанда «Оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.” III фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциянең максаты – идарә инструментларын һәм ысулларын заманча куллану буенча тәкъдимнәр эшләргә.
Фәнни-гамәли конференциядә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Миронов О. В. һәм, инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлеге башлыгы Уразаев Р. И. катнаштылар.
12 декабрь 2017 ел 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Президенты боерыгы нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнары гражданнарны көне үткәрелә.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә кабул итү урыны: Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Академик Губкин урамы, 50.
Кабул итү алдан язылмыйча үткәрелә.