Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында парклар һәм скверларны карау өчен кирәк булган норматив чыгымнарга карата булган сораулар буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең тариф лар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.
Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.
Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиягә үзгәртү турындагы указны 13 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин Указына нигезләнеп имзалады. "Аның беренчел бурычлары - Россия Президенты каршындагы коррупциягә каршы совет һәм аның президиумы карарларын башкаруны тәэмин итү", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Шулай итеп, Россиянең бөтен территориясендә коррупциягә каршы системада стандартлаштыру һәм билгеле вертикаль урнаштыру турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Бу эшне мониторинглау максаты белән Россиянең барлык субъектлары өчен квартал саен хисап ясалачак. Коррупциягә каршы көрәш буенча субъектлар рейтингын эшләү көтелә". Аның сүзләренә караганда, һәр җитәкче тиешле эшне оештыру өчен җаваплылык тоярга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советның элек башкарган эшенә дә нәтиҗә ясады. Узган елда советның эшчәнлеге коррупциягә каршы сәясәтне чынга ашыру, дәүләт идарәсен ачык итү, контроль эшчәнлектә һәм статистика хисабында тәртип салу, бюджет акчаларын һәм дәүләт милкен кулланганда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде, бигрәк тә җир белән эш иткәндә.