ТР Министрлар Кабинетында 2016 елга һәм 2017 - 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм 2016 елга һәм 2017-2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджет проектын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В. Песошин алып барган утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында “Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү” Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын тикшерү сорауларына багышланган җыелыш булып узды.
Җыелыш барышында бүленгән ситуацион Үзәген төзү максаты билгеләнде һәм аны тормышка ашыру юллары тикшерелде.
Җыелыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм макроикътисади анализ бүлегенең мөдире Е.В.Багаутдинова катнаштылар.
2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 90 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Табышка салым буенча салым базасы 2015 елның беренче яртыеллыгында 116,4 млрд. сум тәшкил итә, үсеш 49,1%ка (2014 елның шул чорында - 78,1 млрд. сум).
2015 елның беренче яртыеллыгында табышка салым килере - 36 млрд. сум, үсеш 8,8% (2014 елның шул чорында - 33,1 млрд. сум).
Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәрнең килере бюджетлар киселешендә түбәндәгечә: Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына - 83,9 млрд. сум, ягъни 41% (2014 елда 81,1 млрд. сум), федераль бюджетка - 122,8 млрд. сум, ягъни 59% (2014 елда - 110,6 млрд. сум).
2015 елның беренче яртыеллыгында компанияләрнең исәпләнгән зыяннары суммасы 30,1 млрд. сум тәшкил итте, үсеш 18%, ягъни 4,6 млрд. сум (2014 елда - 25,5 млрд. сум).