ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

БүгенТР Дәүләт Советының утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатларның бу кандидатураны хупладылар


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Бурятия Республикасының Икътисад министрының урынбасары-керемнәр белән идарә итү комитетының рәисе В.Смолин башлыгында Бурятия делегацисе белән очрашу булды.
Әлеге очрашуда  ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева социаль-икътисади өлкәләрендә Татарстан Республикасының тәҗрибәсе, Үзәк белгечләре ойрәнә торган, алып бара торган юнәлешләр белән таныштырды.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы әгъзасы  А.Н.Кудрявцева Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең чираттагы президиум утырышында катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе Институтының фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре кабул ителде. Фәннәр Академиясе президиумы регламенты расланды.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләменең әзәю сәбәбен комплекслы анализлау ведомствоара хезмәт группасы утырышы булып узды.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәт итүнең үсеше буенча чираттагы Комиссия утырышын алып барды. Әлеге Комиссия дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәт итүне реформалаштыруга, үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән орган буларак барлыкка килде.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Региональ хезмәт группаларының җитәкчеләре катнашында Россия Федерациясе Президентының 2012 елгы №596-606 Указларында булган йокләмәләрне 2013 елда башкару сорауларына багышланган видерконференция булып узды


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы вәкилләре катнашында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналарның түләү хакын нормативларын исәпләүгә аңлатмалар бирү буенча җыелыш булып узды.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген “ТИСБИ” идарә итү университетында Татарстан Республикасында инклюзив белем бирүнең  комплекслы системасын төзү өчен  федераль мәйданчык формалаштыру Концепциясен тикшерү буенча җыелыш булып узды


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

Бүген ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең конференц залында функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International