Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе үсешенә каршы эшчәнлек республика хакимияте органнары, җирле үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм халыкның гомуми бурычы булырга тиеш. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде