ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 24 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 620-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары К.А. Таҗетдинова һәм Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе урынбасары С.С. Сираҗиева Россия Банкының акчалата-кредит сәясәте турында чыгыш ясадылар.

Финанс нәтиҗәләрен яхшырту турында кураторлык итүче тармакларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Министрлыгы вәкилләре хәбәр иттеләр.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М. Ш. катнаштылар.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада республикада виртуаль форматта «KAZAN DIGITAL WEEK – 2020» халыкара форумы уза, ул цифрлаштыру мәсьәләләрен һәрьяклап колачлауны, катнаш коммуникацияләр һәм яңа контактлар мөмкинлеген тәэмин итә торган зур вакыйгаларны һәм тематик юнәлешләрне берләштерә: ITS Forum-Kazan VI Халыкара фәнни – гамәли конференциясе.

2020 елның 23 сентябрендә күрсәтелгән форум кысаларында «ситуацион үзәкләр» дигән түгәрәк өстәл узды, аның модераторы ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. булды.

Чарада ситуацион үзәкләр эшчәнлеген оештыруга методик якын килүләр, зур мәгълүматларны өзлексез җыю һәм анализлау, вакыйгалар үсешен модельләштерү һәм идарә итү карарларын кабул итү, шулай ук ситуацион үзәкләр өлкәсендә заманча технологияләр тенденцияләре турында онлайн-чыгышлар узды. Кудрявцева А. Н. «Дәүләт һәм муниципаль идарә системаларында процессларны модельләштерү» дигән доклад белән чыгыш ясады.

2020 елның 24 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ундүртенче утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Утырыш ТР С. Сәйдәшев именедәге Дәүләт Зур Концерт Залында узды (Казан). «Рәсми Татарстан» сайтында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылган иде.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча эш штабы утырышы булды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләү җыю турында;

Контейнерлар, бункерлар сатып алу турында хисап, шул исәптән региональ оператор тарифында каралган акчалар хисабына;

ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча кулланучыларның мәгълүмати-аңлату эшен үткәрү турында;

ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап (Питрәч, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнары);

ККК белән эш итү өлкәсендә монополиягә каршы законнарны үтәү;

2020 елның 7 аенда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә штраф санкцияләре турында;

Лениногорск, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Питрәч, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнары);

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» тариф сәясәте бүлеге башлыгы К. П. Куренков катнашты.

ТР Законы № 21-ТРЗ, 09.04.2015 «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрум калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәту турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында «Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» һәм «2021 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү оешмаларында Һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»117-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Грызунова Е. С. катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов беренчел базарда бер квадрат метр торак бәясен арттыру һәм ипотека буенча уртача арттырылган ставканың динамикасын тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында әлеге тема буенча чыгышлар тыңланды һәм фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н. катнашты.

2020 елның 23 сентябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» белгечләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре өчен күчмә укыту семинары үткәрделәр.

Семинар барышында тышкы төзекләндерү объектлары һәм социаль өлкә объектлары характеристикаларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү, шулай ук социаль өлкә объектлары һәм тышкы төзекләндерү объектлары төзелешенә киткән чыгымнарны мониторинглау мәсьәләләре аңлатылды.

Семинар эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән мәгълүмат базасын идарә итү бүлеге башлыгы Газетдинова Н.Р., бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы Җиһаншина Л. А. һәм мәгълүматлар базасын идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Кәлимуллин И.М. катнаштылар.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 22 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында Тәтеш, Яңа Чишмә, Ютазы һәм Актаныш муниципаль районнары вәкилләренең сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү турында чыгышлары тыңланды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М. Ш. катнаштылар.

22 сентябрьдә Федераль казначылыкның рәсми каналында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 5.04.202020 ел, № 44-ФЗ Федераль законның (алга таба - 44–ФЗ номерлы Федераль Закон) 99 статьясындагы 5 һәм 5.1 өлеше буенча контрольне үткәрүнең яңа тәртибенә багышланган онлайн-конференция узды.

Онлайн-конференциядә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.08.2020 ел, №1193 карары белән каралган 99 ст.5.1 ө. һәм 5.1 ө. буенча контрольне гамәлгә ашыруның төп аспектлары яктыртылды, шулай ук сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының яңа функциональ мөмкинлекләре күрсәтелде.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән эшләр идарәчесе Р. Ф. Абзалов һәм директор ярдәмчесе А. И. Зарипов катнаштылар.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышы узды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлегенең баш белгече Галочкина В. С. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International