ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 20 гыйнварында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Г.Камал театр бинасын ачу тантанасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры О. Б. Любимова, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллин, Россия театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россия Федерациясенең халык артисты В. Л. Машков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

«2024 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында» доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры И. Х. Әюпова чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

2025 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Е. В. Вяльбе катнашында «Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2024 елгы эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

 Хисап доклады белән Татарстан Республикасы спорт министры В. А. Леонов чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 16 гыйнварында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм фикер алышынды:

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 28 ноябрендәге 1014 номерлы Указы белән расланган югары вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча республика башкарма хакимият органнарының тыңлауларын үткәрү срокларын билгеләү хакында ;

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмати технологияләрне һәм элемтәне цифрлы үстерү министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларына аудит нәтиҗәләре, шулай ук аларның кирәклеген һәм актуальлеген билгеләү турында.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгечләре Г. Р. Шәйхетдинова һәм Э. Ф. Зиннурова катнаштылар.


27
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында республика башкарма хакимият органнарының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлеге нәтиҗәлелеген һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 4 февралендәге 68 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләргә ирешүләре турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары О. В. Пелевин чыгыш ясады.

2024 елда Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркем киңәшмәләре беркетмәләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар идарәсе башлыгы Р. Г. Ахунов сөйләде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.

 Көн тәртибенә барлыгы 34 мәсьәлә чыгарылган.

Утырышта 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Шулай ук 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Моннан тыш, утырышта гражданнарның сәламәтлеге торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М. М. Миңнуллин чыгыш ясады.

Шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм фикер алышынды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 20 декабрендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ НКС каршында директор А.Н.Кудрявцева рәислегендә даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды.

Утырыш барышында түбәндәге темалар тыңланды һәм фикер алышынды: 

1. Корпоратив һәм дәүләт идарәсендә комплекслы стратегик аудит уздыру Методикасын эшләү турында.

 Докладчылар: Каһиров Ф. Ф., Гәрәев А. И., Назаров Р. А.

  2. Татарстан Республикасы социаль инфраструктурасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләү методикасын эшләү турында.

 Докладчы: Гузенфельд А. Р.

3. Заманча шартларда (шул исәптән мәгълүмати җәмгыятькә күчкәндә) йорт хуҗалыкларын куллану структурасының үзгәрүен комплекслы бәяләү методикасын эшләү турында.

 Докладчы: Степанова Ф.Н.

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең фәнни-координацион советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 19 декабрендә «Корстон» КСККда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең XIX съезды узды.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаштылар.

Ассоциациянең 2024 елдагы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы хисап доклады белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э.С. чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов чыгышында агымдагы елдагы уртак эшкә йомгак ясады һәм алдагы елга бурычлар билгеләде.

Ассоциациянең эш нәтиҗәләре буенча төгәлләнүче елда съездда килеп туган сәяси-икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, дәүләт хакимияте органнары һәм республика җирле үзидарә органнары тарафыннан бергәләп хәл итү өчен, шулай ук алда торган Татарстан Республикасы рәисен һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советлары депутатларын сайлауларда өстенлекле бурычлар билгеләнде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан съезд эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф.Вәлиуллов рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эш планы проектын карау буенча утырышы узды.

Утырышта катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты һәм тәкъдимнәргә комментарийлар белән чыгыш ясады.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов рәислегендә 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узды.

Коллегия эшендә Россия Федерациясе Финанс министры А.Г. Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Р. Е. Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В. В. Бациев катнаштылар.

Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында 2024 елда республика салым органнары эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.

2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенең якынча йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнары бурычлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин сөйләде.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2024 елгы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Р.Х.сөйләде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 12 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм фикер алышынды:

Татарстан Республикасында пространство белешмәләреннән файдаланучы катнашучыларны интеграцияләү этапларын гамәлгә ашыру буенча «Юл картасы» чараларын үтәү турында.

«Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау һәм тикшереп тору системасын булдыру концепциясе турында» Татарстан Республикасы норматив хокукый акты проектын эшләү һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга кертү хакында.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Россия Федерациясе субъектларының ФТР идарә итү системасының өлгергәнлеген бәяләү» Федераль рейтингында Татарстан Республикасының позициясен яхшырту буенча, югарыда күрсәтелгән федераль рейтингта Татарстан Республикасының позициясен яхшырту планы (юл картасы) проектына нигезле үзгәрешләр кертү максатында аларны эшләп бетерү һәм төзәтү, шулай ук бу процесста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ролен төгәлләштерү буенча тәкъдимнәр турында.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В., макроикътисадый анализ бүлеге баш белгече Айметова С. И., икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгечләре Шәйхетдинова Г. Р. һәм Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International