"Көч бердәмлектә» Татарстан Республикасы гражданнар форумы

2026 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2026 елның 24 августында Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы М.Г. Әхмәтов катнашында «Көч бердәмлектә» Татарстан Республикасы гражданнар форумы узды.

Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан халыкларның бердәмлеген, традицион кыйммәтләрне, ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыкны ныгыту максатларында оештырылды һәм үткәрелде.

Форум эшендә хакимият органнары, бизнес һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән коммерциячел булмаган, дини һәм этномәдәни оешмалар, иҗтимагый советлар вәкилләре, МХО катнашучылары һәм волонтерлар катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру мәсьәләләре Советы Рәисе урынбасары Л.Р. Фазлыева «Кешеләрнең тормыш сыйфатының югары дәрәҗәсенә өстенлек» темасына чыгыш ясады. Өстәмә докладчы - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе А.М. Терентьев «Иҗтимагый активлык һәм гражданлык җәмгыяте» темасын яктыртты. Форумда шулай ук генерал-полковник, Россия Герое А.П. Лапин, Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З. Шәйдуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Р. А. Хәмидуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан форум эшендә директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International