2026 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х.Гафаров рәислегендә тугызынчы чакырылыш (2026 елның 18-20 сентябре) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын уздыру кысаларында оештыру чаралары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәгә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең сайлауларны уздыру кысаларындагы оештыру чаралары өчен җаваплы урынбасарлары чакырылган иде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М. Гарипов чыгыш ясады, ул киңәшмәдә катнашучыларны сайлауларны үткәрү кагыйдәләре һәм аларда катнашу тәртибе белән таныштырды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.