2026 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2027-2029 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешен фаразлауның, 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын фаразлауның һәм 2027 елга һәм план чорына Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектының төп параметрларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Р. Н., Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Әхмәтов М. Г., Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Мөхәммәтшин Ф.Х., Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәрләр һәм районнар башлыклары катнаштылар.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор А.Н. Кудрявцева катнашты.