2018 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үткәрә торган видеоконференцэлемтә режимындагы республика атналык киңәшмәгә әзерләнүгә багышланган җыелыш узды. Аның темасы - доклад ясаучыларның чыгыш структурасы һәм эчтәлеге мәсьәләләре булды.
Утырыш эшендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.
2018 елның 19 октябрьдә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчендә ихтыяҗы булган һәм Татарстан Республикасы өчен, расланган квоталар кысаларында, аны бүлү турында тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш барышында эш бирүчеләрнең чит ил хезмәткәрләрендә ихтыяҗы булуы турында җыелма заявкалар һәм аларны нигезләү каралды.
Чарада социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф катнашты.
2018 нче елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары буенча оештырыла Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фондын тотучы дәүләт бюджет учреждениесенең кагыйдәләрен раслау проектын килештерү мәсьәләләре.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм макроикътисад анализы бүлегенең башлыгы Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
2018 елның 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык икенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары 2019 елга һәм 2020 – 2021 елларга план чорына Татарстан Республикасы бюджеты Закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Профильле министрлыклар фаразы нигезендә, 2019 елда тулай төбәк продуктының үсеше 2,1% тәшкил итәчәк, ә сәнәгый җитештерү индексы үсеше 3,3 % ка арткан. Хезмәт хакы 5,6% ка артачак. Кулланучылар бәяләре индексы 4,3 % ка артачак.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген һәм башкару дисциплинасын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәнге мәсьәләре каралды:
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел, 14 ноябрь, 2298-р нче боерыгын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр милкендә булган гидротехник корылмаларның актуаль исемлеген килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» учреждениеләр базасы белән идарә итү бүлегенең башлыгы Н.Р.Газетдинова катнашты.
2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында куллану бәяләре динамикасын анализлау, Татарстан Республикасының товар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда түбәндәге сораулар каралды: 2019 елның гыйнварында НДСның үзгәрешләре предприятиеләрнең сатылу бәяләренә йогынтысын бәяләү һәм Татарстан Республикасында санатор - савыктыру хезмәтенә бәяләрнең төшүе.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлегенең башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегия проекты турында фикер алышулар узды.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор ярдәмчесе А.И.Зарипов катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы үткәргән фикер алышуга багышланган семинар-киңәшмәдә мәдәният, сәламәтлекне саклау, мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмаларның сыйфат шартларын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый киңәшмәләр эшчәнлекләрененә багышланды.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы Ландыш Җиһаншина эшне оештыруның төп принциплары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең Идарәсендә башкарма хакимият органнары җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек итү ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенең мәсьәләләре каралды.
Предприятиеләр икътисады бүлеге башлыгы Сагдеев Т. Н. арбитраж идарәчеләр һәм Татарстан Республикасында үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары рейтингы турында сөйләде, алар белән безенең сайтта танышырга була.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында банкротлык процедурасы нәтиҗәлелегенең үзгәрешләр динамикасы турында хәбәр итте.
Утырышта шулай ук ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары О.В.Миронов катнашты.