ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 20 ноябрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театры бинасында ТАССР Югары Советының беренче чакырылышы сайлавының 80-еллыгына багышланган Республика җәмәгатьчелек җыелышы узды.  Югары Советының сиксәне еллыгы  – Татарстан парламентаризмы тарихыда истәлекле вакыйга, чөнки нәкъ менә 80 ел элек республикада демократик сайлауларның беренче ярышлары һәм Югары Советы - күпмилләтле Татарстанның закон чыгару хакимияте югары органының беренче чакырылышы формалашкан.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  Арча муниципаль районы карамагындагы «Балыклы авыл» комплексын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча Министрлыгына  тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Анда бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлеген гамәлгә ашыру буенча докладлар тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Р.М.Даутов катнашты.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

            2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында узган киңәшмәдә спорт әзерлеге буенча федераль стандартлары нигезендә спорт әзерлеге учреждениеләрен  финанслау буенча «юл картасы» эшләү сораулары каралды. Анда катнашучыларга тәкъдим ителгән план күрсәткечләре, исәп-хисап каралды һәм алар буенча фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  социаль программалаштыру бүлегенең баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда пенсия алды яшендәге эшләүче гражданнарның  эшле булуын саклау,  2019 елда  хезмәткәрләр санын бәяләү буенча фараз мәгълүматларын төзү максаты белән эш бирүчеләрнең адреслы эш оештыру сораулары каралды. 

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  социология бүлегенең башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты уздыра торган киңәшмәсенә материаллар  әзерләү буенча утырыш узды. Утырыш барышында беркетелгән милли проектлар буенча кураторларның һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының хәбәрләре тыңланылды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор А.Н.Кудрявцева катнашты.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

            2018 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты уздыра торган киңәшмәсенә материаллар  әзерләү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышы узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор А.Н.кудрявцева катнашты.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

            2018 елның 7 ноябрендә Казан  Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты эшкуарлык буенча Советы каршындагы проект төркеме утырышы узды. Анда катнашучыларга терлек каберлекләренең санитар-саклау зоналарын кыскарту процедурасын узу бәясенең тәкъдим ителгән исәп- хисабы каралды һәм фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Даутов Р. М. катнашты.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

            2018 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елга Комплекслы планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең  директор урынбасары Даутов Р. М. катнашты.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 26 октябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең уку сыйныфында функциональ бүлекләр белгечләре катнашында чираттагы фәнни-координацион советы узды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е.В. Татарстан Республикасы ситуацион үзәгенең  Татарстан Республикасы ведомство ситуацион үзәкләре  белән оештыру-технологик тәкъдимнәр комплексы буенча үзара партнерлыгы турында чыгыш ясады.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының законнарында соңгы яңалыклары турында  ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең икътисад предприятиеләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Гәрәева А. Т. хәбәр итте.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең  тариф сәясәте бүлеге баш белгече Гыйльметдинов А.Р. Татарстан Республикасында булган икътисад  яңалыклар белән таныштырды.  


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында күп балалы гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү мәсьәләсе буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән киңәшмә узды. Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы киңәшмәдә катнашучыларны күп балалы гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү буенча алып барылган эш турында мәгълүматлар белән таныштырды.

Киңәшмәдә ДБУ «икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International