2018 нче елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларыy гамәлгә ашыру,
- Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фондын булдыру буенча алып барыла торган эш нәтиҗәләре турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарының федераль дәүләт мәгълүмат системаларын файдалану турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева, катнашты.
2018 елның 7 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” Дәүләт бюджет учреждениесенең 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Коллективны юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Президенты аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук әйдәүче белем бирү оешмалары әгъзалары килде.
Тантаналы чараны ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева ачты. Ул үз чыгышында оешма хезмәткәрләренең югары квалификацияләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының максатларга ирешүдә ярдәм итүен һәм булышлыгын, шулай ук фәнни һәм белем бирү оешмалары коллегалары белән үзара нәтиҗәле тәэсир иттүен билгеләп үтте.
Чыгыш ясаучылар үз котлауларында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үәге»нең Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешендә зур ролен ассызыкладылар.
2018 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы узды. Анда сорау тарифларны билгеләү турында « Татарстан Республикасында 2019 елда социаль хезмәтләр күрсәтүне финанслау нормативлары нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә тарифларын кую сораулары каралды һәм фикер алышынды.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социологик программалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова катнашты.
2018 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Анда “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрен кулланып башкарылган караклыкны профилактикалау мәсьәләләре, Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалауда яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтенең ролен арттыру турында һәм башка сораулар каралды.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча (2018 елның октябрь аендагы отчет мәгълүматлары нигезендә) киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре рәсми сайтларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүматны урнаштырганда синхронизация буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 23 ноябрендә В.Г.Тимирясова исемендәге Казан инновацион университетында «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» темасына VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның кысаларында хокукый, икътисадый, психологик, социологик, философия һәм башка аспектларда коррупциягә каршы тору киң дисциплинаара даирәсе тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор ярдәмчесе А.И.Зарипов катнашты.
2018 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика муниципалитетларын тоташтырып видеоконференцэлемтә режимында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенең сессиясен гамәлгә ашыру барышы турында киңәшмә узды.
Анда ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул, шулай ук, Стратегияне эшләгәндә һәм өстәмәләр керткәндә, халык фикерен максималь исәпкә алынуы турында билгеләп үтте.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 20 ноябрендә Казанда «Пирамида»да Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә эшмәкәрлек буенча Советының X киңәйтелгән утырышы узды. Анда бизнес булдыру өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы вәкилләренең Стэнфорд Университетының бизнес-мәктәбендә узган мәгариф стажировка нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар узган стажировкада укыту нәтиҗәләре һәм өйрәнгән тәҗрибәләре буенча үз тәкъдимнәре турында сөйләделәр.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык өченче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары өченче, ахыргы укылышта, 2019 елга һәм 2020 – 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты Закон проектын кабул иттеләр, машиналар кую урыннары буенча яңа кагыйдәләр турында фикер алыштылар һәм РФ Дәүләт Думасына кайбер закон чыгару инициативаларын керттеләр.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.