ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 20 нче сентябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең уку сыйныфында функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В. чыгыш ясады.

Интеллектуаль милек базарын үстерү факторы буларак, инновацияләргә дәүләт идарәсе һәм дәүләт ярдәме системасын камилләштерү турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең инновацияле сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Сейфединова Э.М. чыгыш ясады.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы соңгы яңалыклар турында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече
Идрисов Х. И. хәбәр итте.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең мәгълүмати-аналитик эшләр секторы мөдире В.Ю.Ведерников катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисады яңалыклары белән таныштырды.

20 сентябрьдә Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш беренче утырышы узды. Депутатларның игътибар үзәгендә нигездә оештыру мәсьәләләре булды.

ТР Президенты барлык депутатларны да сайлануы белән котлады. «Эшчән парламент формалаштырылды, анда эшлекле һәм абруйлы кешеләр керде, - диде ул. Без бик күп юнәлешләр буенча эш алып барабыз.  Парламент составы 48 процентка яңарды. Партия вәкиллеге киңәйде. Сәяси карашлары аермасына карамастан, сез барыгыз да республиканың күпмилләтле халкына намус белән хезмәт итәргә, сайлаучыларның наказларын үтәүне тәэмин итәргә омтылышларыгыз белән бердәм".

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 сентябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды, анда Татарстан Республикасында 2019-2023 елларда Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы көрәш буенча комплекслы планны гамәлгә ашыру чаралары планы каралды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары А. Ш.Гарипов һәм социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева катнаштылар.

2019 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында квалификациянең милли системасын үстерү һәм оешмаларда һөнәри стандартларны кертү тәҗрибәсе, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча чаралар планын үтәү барышы мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасында хезмәткәрләр медицина тикшерүләрен һәм психиатрия таныклыкларын үткәрүне оештыру турында сораулар каралды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан эш вакытында үз-үзен тоту кагыйдәләренең үтәлүе һәм бәхәсле очракларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы С. А. Коршунов катнашты.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасын әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры
А. Н.Кудрявцева «Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләр мониторингы системасына интеграцияләнгән фактор анализы модельләренең алгоритмнарын эшләү турында» доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Багаутдинова катнашты.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Анда берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы һәм Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты турындагы чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

2019 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  Анда берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарының үтәлеше турында, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгышлары тыңланылды һәм фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге җитәкчесе Казанцева Л.Ф. катнашты.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды. Анда «тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга күчерү, аларны саклау, кире кайтару, күчергән һәм саклаган өчен чыгымнарны түләү тәртибе турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында»Татарстан Республикасы законы проекты каралды.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең тариф сәясәте бүлеге башлыгы К. П. Куренков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International