Татарстан Республикасы Президентының беренче урынбасары А.В.Песошин җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Ситуацион үзәген оештыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм макроикътисади анализлау бүлегенең җитәкчесе Е.В.Багаутдинова катнаштылар.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының йомгаклау утырышы узды.
Икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең мөдире С.А.Рубцова авыл хуҗалыгы продукциясен импортны алыштыру максатлары белән финанс ресурсларын оптималь бүлү моделе турында сөйләде.
Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"нең директор урынбасары Р. М. Даутов хәбәр итте.
Икътисад яңалыкларын учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең әйдәүче белгече О.В. Максимушкина китерде.
Җирле үзидарә башлыкларының төп бурычы – муниципаль берәмлекләрнең булган потенциалын нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шулай ук кеше капиталын үстерүдә һәм ачуда ярдәм күрсәтү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XI съездында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика җитәкчеләре өчен Стенфорд университетындагы бизнес Югары мәктәбенең финанслар профессоры Илья Стребулаев "Заманча концепцияләр һәм карарлар кабул итү алымнары " темалы лекциясе белән чыгыш ясады.
Җыелышта ДБУ “ Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ТРда юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.
Утырышны барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков талып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Ютазы районының социаль-икътисадый үстерү Стратегиясен гамәлгә ашырылу сорауларына багыншланган җыелыш Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында булып узды.
Җыелышта ДБУ “ Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
Координация советының рәисе, Татарстан Республикасының Президенты ярдәмчесе Р.Ф.Муратов җитәкчелегендә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Татарстан Республикасының сәүдә, кунакчыллык индустриясе, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә фәнни-белем бирү кластерының (КИУ) Координация советының утырышы узды.
Утырышта фәнни-белем бирү кластерының үсеше, югары уку йортының бизнес белән хезмәттәшлегенең яңа формалары (КИУ мисалында), фәнни-белем бирү кластерының оешмалары Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисын булдыру Концепциясен гамәлгә ашыру чараларында катнашу мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева, технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгече Г.Э.Сөләймәнова катнаштылар.
2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджетының финанс параметрлары расланды
Бүген ТР Дәүләт Советының 23 нче утырышында Татарстанның “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 282-5 нче номерлы ТР закон проекты“ икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.
Учрежденияләр мәгълүматлар базасын администрацияләү бүлегенең мөдире Н.Р.Газетдинова һәм социаль программалаштыру бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова дәүләт (муниципаль) хезмәтләрнең ведомство исемлеген формалаштыру һәм база (тармак) исемлеге дәүләт (муниципаль) хезмәтләр һәм эшләренә нигезләнүе турындагы презентацияләре белән чыгыш ясадылар.
Икътисад яңалыкларын информацион-аналитик бүлегенең баш белгече Р.Р.Ильина китерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләрен оештыру һәм аларның функциональләшүе өлкәсенә вәкаләтләрен тапшыру сораулары буенча җыелыш узды.
“Татарстан Республикасында аеруча саклаулы табигать территорияләре белән идарә итү буенча вәкаләтләр бүлешү турында” доклады белән ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева чыгыш ясады.