Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Утырыш РФ Президентының 2012 нче елның 7 нче маендагы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” Указы күрсәткеченә ирешү өчен дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар планын раслауга багышланган иде.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов утырыш барышында төп докладны ясаганда, Татарстанда хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвешкә күчерү 2010 елдан бирле бара, дип искә төшерде. Бүген Татарстан дәүләт хезмәт күрсәтү порталы ярдәмендә 220дән артык хезмәт күрсәтелә.
Роман Шәйхетдинов хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүнең яңартылган планын тәкъдим итте. Барлыгы 35 хезмәт күчереләчәк. Шуларның 13 электрон рәвешкә беренче тапкыр күчерелә, 22се яңартылачак, дип хәбәр итте ул. Хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүдә тугыз министрлык җаваплы булачак.
“Электрон хезмәтләр гражданнарның тормыш сыйфатларын күтәрүдә кирәкле чара булып тора, аларның дәүләт белән аралашуында уңайлыкларны арттыру, хакимият органнарына барып йөрү санын кыскарту, коррупция куркынычын киметү мөмкинлеген бирә”, - диде мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Илдар Халиков Татарстанның мәгълүматлаштыру өлкәсендә үткән юлы яхшы нәтиҗәләр бирүен, халык тарафыннан уңай кабул ителүен билгеләде. “Хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү аларның үтемлелеген арттыра, финанс һәм вакыт чыгымнарын киметә. Бүгенге көндә ТР дәүләт хезмәтләре порталында 220 дән артык хезмәт һәм сервис бар. Агымдагы елның 10 аенда гражданнарга 46 млн. хезмәт күрсәтелгән. Бу сан белән федерациянең теләсә кайсы субъекты горурлана ала. Әмма бүген безнең алда яңа бурычлар, яңа мәсьәләләр һәм яңа таләпләр тора”, - диде ул.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагы утырышы узды.
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” кысаларында Ситуацион үзәк моделе буенча презентациясе белән макроикътисади анализ бүлегенең мөдире Е.В.Багаутдинова һәм челтәрләр технологиясе бүлегенең мөдире Д.А.Кудрявцев чыгыш ясадылар.
Функциональ анализ һәм инновацион сәясәт бүлегенең мөдире Р.И.Уразаев инновацион инфраструктура турында сөйләде.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыкларны региональ сәясәт бүлегенең әйдәүче белгече Зарипова А.В. китерде.
ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында 2016 нчы елга Татарстан бюджеты проекты, кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Барлык төп республика программалары буенча финанслау тулы күләмдә сакланды. 2016 елга ТР бюджет дефициты– 5,8 млрд сум, кереме күләме 158,9 млрд сум күләмендә, чыгымнар - 164,7 млрд сум күләме белән кабул ителде.
“Быел саллы эш башкарылды. Бюджет гади түгел. Әле аңа берничә тапкыр кире кайтырбыз. Акча кысан булганда шактый авыр. Проблемалар аз түгел. Киләсе ел бюджеты безне экономияле режимда яшәргә, акчаны тиененә кадәр бәракәтле тотарга мәҗбүр итәчәк”, - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын.
Татарстан Республикасының Икътисади киңәшмә утырышына әзерләнү буенча Икътисад министрлыгында җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында парклар һәм скверларны карау өчен кирәк булган норматив чыгымнарга карата булган сораулар буенча җыелыш булып узды.
Җыелышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең тариф лар сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.
Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.
Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиягә үзгәртү турындагы указны 13 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин Указына нигезләнеп имзалады. "Аның беренчел бурычлары - Россия Президенты каршындагы коррупциягә каршы совет һәм аның президиумы карарларын башкаруны тәэмин итү", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Шулай итеп, Россиянең бөтен территориясендә коррупциягә каршы системада стандартлаштыру һәм билгеле вертикаль урнаштыру турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Бу эшне мониторинглау максаты белән Россиянең барлык субъектлары өчен квартал саен хисап ясалачак. Коррупциягә каршы көрәш буенча субъектлар рейтингын эшләү көтелә". Аның сүзләренә караганда, һәр җитәкче тиешле эшне оештыру өчен җаваплылык тоярга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советның элек башкарган эшенә дә нәтиҗә ясады. Узган елда советның эшчәнлеге коррупциягә каршы сәясәтне чынга ашыру, дәүләт идарәсен ачык итү, контроль эшчәнлектә һәм статистика хисабында тәртип салу, бюджет акчаларын һәм дәүләт милкен кулланганда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде, бигрәк тә җир белән эш иткәндә.