Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Юллама белән Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов чыгыш ясады.
ТР Министрлар Кабинетында 2016 елга һәм 2017 - 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм 2016 елга һәм 2017-2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджет проектын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В. Песошин алып барган утырышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.