“Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына җирлекләрнең төбәк финанс ярдәме фондыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында” ТР Закон проекты каралды. Проект белән бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин таныштырды. Закон проектында ТР бюджет кодексына үзгәрешләр бар, 2016 нчы елның 1 нче гыйнварыннан алар муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджетларына киң таралган файдалы казылмаларны чыгарган өчен салымнан 100 процент күләмендәге түләүләрнең бердәй нормативын билгели, ул хәзерге көндә тулысынча Татарстан казнасына күчерелеп барыла.“Җирле бюджетларга күрсәтелгән салымнан түләүләрнең тәкъдим ителә торган нормативын билгеләү җирле бюджетларның керем өлешен һәм шушы салымнан керемнәр җыюны арттыруга ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Леонид Якунин.Закон проекты нигезендә, шулай ук, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 61.1 нче маддәсендәге 4 нче пункты буенча, муниципаль район бюджетына күчерелергә тиешле, авыл җирлекләре территорияләрендә җыела торган физик затлар керемнәренә салымнан барлык авыл җирлекләре өчен бердәй түләүләр нормативын авыл җирлекләре бюджетларына тапшыру күздә тотыла